Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Эльмира Авзалованың энесенә багышлап язган бәете

Юл чатында ялгыз агач Каен тугелмени ул Кара гурдэ энем ята Кайгы тугелмени ул??? Чын куңелдән язган бу догам Барып ирешсен иде Оҗмах белән җәннәтләрнең Түрендә булсаң иде. "Бисмиллаh" дип башладым Бу бәетнең башларын Җәйнең бер матур көнендә Гүргә керде башларың. Бикбауларга кайткан чакта Кара карга "как" диде Бутән анда...

Юл чатында ялгыз агач
Каен тугелмени ул
Кара гурдэ энем ята
Кайгы тугелмени ул???
Чын куңелдән язган бу догам
Барып ирешсен иде
Оҗмах белән җәннәтләрнең
Түрендә булсаң иде.
"Бисмиллаh" дип башладым
Бу бәетнең башларын
Җәйнең бер матур көнендә
Гүргә керде башларың.
Бикбауларга кайткан чакта
Кара карга "как" диде
Бутән анда кайта алмассың
"Саубаллашып кайт" диде.
Минзәлә каласына
Озата барды сандугач
Инде нихәлләр итәсең
Барыр җирләр калмагач.
Караңгы төн, яуды яңгыр
Инде эшләрем харап
Машинам шул тыңламады
Әҗәлләргә бер сәбәп.
Олы юлнын тузанында
Акты минем каннарым
Ак чүпрәкле больнис койкасында
Чыкты минем җаннарым.
Тормыш иптэшем Раушания
Мәхәббәтем син генә
Бик елама, сабыр бул син
Ике бала хакына.
Кызым, бәгьрем, җылы җиллэр булып
Чәчләреңнән сине сыйпармын,
Иңнәреңдә фәрештәләр булып
Юлларыңда озата барырмын.
Ришат, улым, газизкәем,
Сагынгансыңдыр мине
Авырлыклар сиңа булды
Гафу ит, балам, мине.
Ходай мондый сагышларны
Беркемгә дә бирмәсен
Назима апа, Фәйрузә апа
Ходай ярдәмен бирсен.
Балаларым укытыгыз корьэн,
Җае булса корбан чалыгыз
Кич атна кич хәер биреп
Мине искә алыгыз.
Каеннарга сарылып җаным елый,
Сау булыгыз якын туганнар.
Ачы хәсрәт дәрьясында
Аерылып миннән калганнар...
Якыннарым, авылдашлар
Бәхил булып миннән калыгыз
Сагынганда мине искә алып
Каберемә чәчәк салыгыз.
Чаллы, 2015 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев