Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Фәнзаман БАТТАЛ иҗаты

Чагыштыру хикмәте (Хи-хикәя) −Һый!.. Ул ирләргә ышансаңмы?!... Алар бит ишектән чыгып китүгә үк хатыннары барлыгын да оныталар. Бәреп кенә үтерәсе бар аларны!... Кайсысын гына тыңлама, бераз гына сөйләшүгә үк, авызларыннан шундый сүз чыкмый калмый яулыкбикәләрнең. Хактыр сүзләре, хактыр... Ирләргә тәмам ышанычлары беткәндер... Әнә бит, ишеткәләп тә йөрибез: иң яхшы, иң...

Чагыштыру хикмәте

(Хи-хикәя)

  • −Һый!.. Ул ирләргә ышансаңмы?!... Алар бит ишектән чыгып китүгә үк хатыннары барлыгын да оныталар. Бәреп кенә үтерәсе бар аларны!...

Кайсысын гына тыңлама, бераз гына сөйләшүгә үк, авызларыннан шундый сүз чыкмый калмый яулыкбикәләрнең. Хактыр сүзләре, хактыр... Ирләргә тәмам ышанычлары беткәндер... Әнә бит, ишеткәләп тә йөрибез: иң яхшы, иң тәртипле хатыннар да, ирләрен суярга ниятләп, төненә өчәр мәртәбә уянып утыралар икән. Ир дигән мәхлук сау-сәламәт килеш йокыга китә, ә таң атуга юк теге... Гатавай булган...

Дөрес эшлиләр!

Соң, әйтмәсәм дә булмады, кайбер ирләр, урамга чыгуга ук, берәр чибәркәйгә тагылып китәләр: хатын да юк, балалар да юк − бер минут эчендә буйдакка әверелеп бетәләр. Ә мин үзем, кая таба барсам да, гелләрем генә хатыным хакында уйлыйм. Әйтик, берәр кызмы, хатынмы күрсәм, хатыным белән чагыштырып атлыйм. Әнә, мәсәлән, тез асларын ятып үбәсе килердәй ике кыз атлый. Шундыен да матур аякларны бирсә бирә бит Ходай, ә! Менә шундый аякларны күргәндә дә Мәсрүрәм истән чыкмый. Күңелемне, акылымны җигеп, хатынымның аякларын аларныкы белән чагыштырам да, үз-үземне кызганып та куям кайчак. Дә-ә-ә... шул ук Ходай тигез итеп яратмаган шул адәм балаларын, дим. Хәрәмләшкән...

Әйтәм бит, хатыным һич тә истән чыкмый. Кайчак юлым базар аркылы да уза. Нинди генә затлы ризыклар, кием-салымнар юк анда! Әнә, бер чибәркәй Казакъстаннан китерелгән ат казылыклары сайлап маташа. И яратам мин пычкы чүбе, сеңер, крахмал, тарттырылган макулатура тутырылмаган шундый колбасаларны! Кызыгып карап торганда, менә хикмәт, тагын Мәсрүрәм искә төшә. Ничауа, димен, эштән кайтышлый монда керсә һәм әлеге казылыкларны күрсә, бәлки ул да алып кайтыр әле бер-ике таяк, дип, үз-үземне юатам.

Ю-юк, мин чит хатыннарга тагылмыйм да, алар артыннан атламыйм да. Чөнки яхшы беләм: һәр адымыңда әфтәритең ун процентка кими барачак. Чәчбикәләр бит алар үз күләгәң кебек − син аңа иярсәң, куып җитәргә теләсәсәң, атлай түгел, тиреңнән чыгардай булып йөгерсәң дә теләгеңә ирешә алмыйсың − күләгәң синнән алдарак булачак. Ә инде күләгәңне артта калдырырга теләп кире борылсаң, ул синнән калышмый. Хатын-кыз да шулай... Китеп баручы гүзәлләр артыннан ашыга-ашыга бару түгел, кузгалып китә башлаган трамвай, автобус, хәтта поезд артыннан да йөгергәнем юк. Чөнки, бераз сабыр итсәң, башкалары киләчәк.

Менә бүген дә йортыбыздан ерактагы паркка кереп утырдым. Кем әйтмешли, күктә кояш, җирдә гөлләр, дөнья матур, күңел киң... Ә анда-а-а!.. Парадка чыккан хәрбиләр кебек ыспай кызлар синнән ике адымдагы аллея буйлап әрле-бирле агылып тора. Андый чакта мин үземне парад кабул итүче генерал итеп тоям. Кыз-кыркыннарны сайлап, бәя биреп утырасың да, иң шәбе үткән чакта:

− Ну, балдыз, атлауларың бигрәк матур! Аяклы чәчәккә охшагансың! − кебегрәк сүзне ычкындырып җибәрәсең. Кайчак икешәре-өчәре тукталып кала.

− Кайсыбызга күзең төште, абый?

− Өчегез дә шәп! − мәйтәм. − Сезне кияүгә биреп, дусларымны бәхетле итәр идем.

− Үзеңә ярамыйбызмыни?

− Бик ярыйсыз да бит, хатыным бар.

− Ул да үзең кебек чибәрме?

Менә шулай... Бераз сөйләшүгә үк мине әллә кемнәргә охшата башлыйлар.

− Мөслим Мөгамаев кебек мөлаем бу абый...

− Юк, Есенинның чәчен карага мансаң, шушы абый төсле булыр иде...

− Штирлицка да тарткан...

Кыскасы, чибәргә саныйлар. Еш кына шушындый сөйләшүләр кызларның кунакка чакыруы белән дәвам итә. Өстәлдә хәмер, шампан кебек эчемлекләр дә пәйда була. Утыра, ята торгач, арып-талкынып бетүеңне дә сизәсең... Алар да белә хәлеңне. Сине ял иттерү өчен, куна калырга да кыстыйлар. Ә мин, хатыныма тугры кеше буларак, өйгә ашкынам, аның эштән кайтуына чәй куям, табын әзерлим. Тегенди-мондый кызлар белән кайнашуым да:

− Туктале, болар минем хатыннан нәрсә белән аерылып торалар микән? − дип чагыштырып яшәү өчен генә. Андый чакларда да хатыным бер генә минутка да истән чыкмый.

Әйе, гелләрем генә хатынымны кайгыртып йөрим. Әйтик, әле үткән атнада бик затлы киенгән сылу гәүдәле, ханбикәдәй мәһабәт атлаучы хатынга күзем төште. Туктаттым да:

− Гафу итегез, ханым, мондый затлы киемнәрне кайда саталар? Хатыныма да килешер иде, табарга иде, − дидем. Күзләре түгәрәкләнеп китте дә гүзәлкәйнең, гаҗәпләнеп йөземә текәлде, аннары болай да ягымлы карашын нурландырып көлә башлады:

− Хатыны турында кайгыртып йөрүче кешене тәүге мәртәбә күрәм! − диде. Аннары өстәп куйды. − Эх, утыздан үтеп тә килмәде шундый бәхет!..

Сүзгә сүз иярә торгач, тагын да назлырак елмайды:

− Хикмәт киемдә генә булса, өемдә тагын да шәбрәкләре күп. Карыйсың килсә, барып күр.

Хатынымны матуррак итү хакына, бөтен кыюлыгымны җигеп, үзе белән бергә киттем. Шәп яши. Сөйләшеп, чәйләшеп утырганда да Мәсрүрәмне мактап утырдым.

− Киемемне күрү өчен гәнә кызыксынып килгән булсаң, шушлайрак яшәүче кеше инде мин, − дип, авыр сулап куйды бу. Әйттем бит инде, бергә яшәп яткан хатынымның сыйфатларын башкаларныкы белән чагыштырып карау гадәте көчле миндә. Шуңа күрә кыюсыз гына, тотлыга-тотлыга, сүзне дәвам иттем:

− Соң... ни инде... киемең өчен генә түгел инде... ни бит, киемең эчеңдәгесе дә кызыксындыра дип әйтә алмыйм бит инде мин...

Башымны сыйпап алды да ханбикә, кистереп әйтте:

− Ачыктан-ачык сөйләшергә өйрән, егет!

Турысын гына әйтсәм, чагыштырып карамыйча кайтып китә алмадым. Ә инде җилкенә-җилкенә өйгә кайтканда Мәсрүрәмнең барысыннан дә шәбрәк икәненә тагын бер кат сөенеп куйдым. Чибәр, назлы хатыннар күп алар. Ләкин берсе дә минем хатынга җитми! Камыт аяклы, чепи карашлы, Балтыйк килкие кебек чәндер һәм үземнән егерме яшькә зуррак чал чәчле хатынымны ташлый алмыйм мин! Менә алты ел буе үземә ошаган эш таба алмаганлыктан, ул тапканны ашап, шуның акчасына көяз киенеп яшим бит әле. Ә теге затлы хатын-кызлар түзәр иде микән? Аларга ышансаң, теге-ни... күптән арт саныңа тибеп чыгарган булырлар иде инде, әрәмтамак син, дип... Ә минем Мәсрүрәкәем:

− Бер дә кайгырма, Шәфкатькәем! Менә тиздән лаеклы ялга чыгам, пенсиям дә җитәрлек булыр, − дип бер алдыма, бер артыма төшеп, яшәү дәрте өстәп тора. Аны бүтәннәр белән әледән-әле чагыштырып йөрүем дә хыянәт итү өчен түгел, бәлки хатынымның мәрхәмәтле булуын гел-гел исбатлап яшәү өчен генә!

14 март, 2014 ел.


Память о земляке, писателе и публицисте Фанзамане Баттале надолго сохранится в наших сердцах.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев