Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Фәнзаман Батталга – 75 яшь!

Фәнзаман ага Батталның юбилее якынлашкан көннәрдә "Минзәлә"мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә хат килде. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче энесе - спорт мастеры Корбан Галиевтан ул. Абыйсына багышланган хат минзәләлеләргә дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз. "Юбилеең белән, Фәнзаман абыем Баттал. Бу хатымны сиңа багышлыйм. Юллар озын, еллар кыска бит. Үткән елларыңны исеңә төшерәм икән, гафу...

Фәнзаман ага Батталның юбилее якынлашкан көннәрдә "Минзәлә"мәгълүмат-мөхәррият үзәгенә хат килде. Түбән Кама шәһәрендә яшәүче энесе - спорт мастеры Корбан Галиевтан ул. Абыйсына багышланган хат минзәләлеләргә дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

"Юбилеең белән, Фәнзаман абыем Баттал. Бу хатымны сиңа багышлыйм. Юллар озын, еллар кыска бит. Үткән елларыңны исеңә төшерәм икән, гафу ит.

1984 елда Казанга килеп урнаштың син. Татарстан дәүләт радио һәм телевидение бүлегендә, Татарстан китап нәшриятендә эшләдең. 1990 елдан Татарстан язучылар бүлеге башлыгы. 1997 елдан профессиональ язучы, Фатыйх Хөсни премиясе лауреаты. Мин карыйм да сиңа, күзем ала алмыйм. Ул заманның барлык авырлыгын күрдең, бирешмәдең, тешең кысып түздең. Ачлыкны да, сугышны да җиңдең син, сугыштан соң күпме сугыштың. Дөрес, дөрес кеше булып яшәү безнең җирдә читен бит. Тормышыбызда булачак үзгәрешләрне дә иң беренче булып әйттең син. Сине күрәзәче дә дип әйттеләр. КПССның юкка чыгачагын, СССРның таралып бетәчәген әйттең, ышанмадылар, аннары гафу үтенделәр.

...Кемдер сузып-сузып тальян гармун уйный. Матур кызлар йоклап ятмасын, без җырлап узган чакта бабайлар да сикереп торсыннар. Тауга менсәң, таудан олырак син, сукмагыңда бәбкә үләннәре үскәннәр. Яшьлегеңә кайтып килгәлә, абыем, сер сөйләшкән нечкә билле чәчкәләрең сине көтәләр. Уфаларда булган кеше син, курайда да миңа караганда яхшы уйнадың, кураеңның авырып киткән чагы булса, борчылма, Һиндстаннан алып кайтып яңасын бүләк итәрмен. Аңламаган кешеләргә хәлләреңне сөйләмә, тәмле телең әрәм итмә. Бер сер булып кал әле.

Яшьлегеңә көн дә кайтасың син, ул да була синдә кунакта, ялан тәпи чапкан сукмакта кыр казларын каршы аласың. Фәнзаман абый, рәхмәт сиңа яңа китапларың өчен. Халкыбызга шатлык бирәсең. "Соңарган яз", "Иптәшдәр, гаеп итмәсләр", "Менә шулай яшәп кара".

Күрше апа хат җибәргән, кызым белән кияү кайта дигән, мине дә Минзәләгә кунакка чакырган. Кунакта таралып китеп ял итәсең, рәхәт шундый. Күрше апа кияү балакайны тавык итен мактый-мактый ашатырга тырыша. "Әби, син бит минем тавык итен яратмаганымны беләсең, мин бары ат ите генә яратам", диде ул әбигә карап. Әби дә җавапсыз калмады: "Кияү балакай, минем тавык гомере буе ат колбасасы ашады, әгәр охшаса син дә аша", диде әби елмаеп.

Фәнзаман абыем, бәлки чишмә булып син кайтырсың да минем гер күтәргәнне күрерсең дип, сабантуй уза торган яр башында учак кабыздым. Әйе, синең эзләр монда, Минзәләдә. Ә мин яр башында япа-ялгызым. Синең эзләр безне олы юлларга чакыра, кыр казларыдай тезелешеп без сине котларга киләбез..."

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев