Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Фәрит Миргалимов - "Җаны кебек саклый"

фото: club.foto.ru Кая гына сәфәр кылганда да, Туган җиргә кайтам атлыгып. Оҗмах кебек урыннар да читтә Тоелалар миңа ят булып. Үз илемнең каен урманнарын, Басу-кырын сөям ифрат та. Боргаланып аккан елгаларын Алыштырмыйм Тигр, Ефратка. Искитмәле матур урын сайлап Төпләнгәннәр ерак бабамнар. Туфрагында ниләр генә үсми, Читтә торсын инжир, бананнар. Яз...

фото: club.foto.ru

Кая гына сәфәр кылганда да,

Туган җиргә кайтам атлыгып.

Оҗмах кебек урыннар да читтә

Тоелалар миңа ят булып.

Үз илемнең каен урманнарын,

Басу-кырын сөям ифрат та.

Боргаланып аккан елгаларын

Алыштырмыйм Тигр, Ефратка.

Искитмәле матур урын сайлап

Төпләнгәннәр ерак бабамнар.

Туфрагында ниләр генә үсми,

Читтә торсын инжир, бананнар.

Яз җиттеме, хуш исләрен бөркеп,

Шау чәчәкләр бизи җир битен.

Шушы мәлдә күкнең зәңгәрлеге

Болын төсе белән бербөтен.

Исе, төсе булмаса да туфрак

Җан өрә ич һәммә нәрсәгә.

Анда үскән сихри чәчәкләрдән

Шифалы бал ага кесәгә.

Үләненнән төрле дару ясап

Дәвалана, җиңә чирне дә.

Шуңа җаны кебек саклый халык

Аяк эзе кадәр җирне дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев