Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Фәрит Миргалимов - Чыршы янында

Чыршылар купшы бизәлгән, Төрле төс алган каплап. Күп тә үтмәс бусаганы Яңа ел керер атлап. Кыш бабай килә бәйрәмгә - Көрәк кадәр сакалы. Аягында киез итек, Туны ап-ак якалы. Үзе таякка таянган, Аркасында зур капчык. Нинди бүләкләр барлыгын Карыйсы килә ачып. Монда Кар кызы, төлкеләр, Калмаган куяннар да. Хәтта ак...

Чыршылар купшы бизәлгән,

Төрле төс алган каплап.

Күп тә үтмәс бусаганы

Яңа ел керер атлап.

Кыш бабай килә бәйрәмгә -

Көрәк кадәр сакалы.

Аягында киез итек,

Туны ап-ак якалы.

Үзе таякка таянган,

Аркасында зур капчык.

Нинди бүләкләр барлыгын

Карыйсы килә ачып.

Монда Кар кызы, төлкеләр,

Калмаган куяннар да.

Хәтта ак аю малае

Йокыдан уянган да,

Чыршы янында уйныйлар

Кәҗә белән бәти дә.

Бүре яңа кереп килә -

Балык тоткан бәкедә.

Күңелле соң балаларга,

Җырлап бииләр чыгып.

Тамашадан ләззәт алып,

Көләләр чырык-чырык.

Соңыннан маймыл котлады

Күзләрен безгә төбәп,

Яңа елда уңышлыклар,

Бәхет-шатлыклар теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев