Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Фәрит Миргалимовның иҗаты

Искитмәле бер кала Торган җирем шундый матур, Искитмәле бер кала. Үзе төзек, юллар асфальт, Теләгәннәр йорт сала. Утыртылган яшь агачлар Үсеп күккә үрелә. Йорт яннары, урамнары, Ак чәчәккә күмелә. Урамдагы скверлар Тартып тора күңелне. Гүзәллеккә сокланудан Күзләр яна түгелме? Хуҗалыклар газ ягалар Оныттылар күмерне. Чиста һава, чәчәк исе Озынайта гомерне....

Искитмәле бер кала

Торган җирем шундый матур,

Искитмәле бер кала.

Үзе төзек, юллар асфальт,

Теләгәннәр йорт сала.

Утыртылган яшь агачлар

Үсеп күккә үрелә.

Йорт яннары, урамнары,

Ак чәчәккә күмелә.

Урамдагы скверлар

Тартып тора күңелне.

Гүзәллеккә сокланудан

Күзләр яна түгелме?

Хуҗалыклар газ ягалар

Оныттылар күмерне.

Чиста һава, чәчәк исе

Озынайта гомерне.

Шәһәрнең нәкъ уртасында

Зур мәйданлы парк бар.

Ел әйләнә шунда барып

Ял итәләр халыклар.

Аллеялар, чәчәк төсе

Күзнең явын алырлык.

Декоратив агачларга

Карап хәйран калырлык.

Җыр-музыка каршы ала,

Кешеләрне барсын да.

Беркайчан да юл өзелми

Культура-ял паркына.

Бернигә дә мохтаҗлык юк,

Эшлә, аша, ял да ит.

Яшәешкә үпкәбез юк,

Дөнья имин булсын тик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев