Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Гәүһәрия Камалиева мәзәкләре

Тамагыңа шеш чыксын! Рәфкатьнең хатыны Гөлсимә берничә ел Күзкәй больцасында минем белән сменада эшләде. Хатыны Минзәләгә больцага бәбәйләргә киткәч, юлда очрап, хәлен белим дип сораган идем, ул миңа тозсыз сүзләрен өстәп: "Ни булсын, рәхәттә ята, оҗмахта!" - дип, әйтеп, берничә ямьсез сүзләрен дә кыстырып, көлеп җавап бирде. "Тамагыңа шеш чыксын!"...

Тамагыңа шеш чыксын!

Рәфкатьнең хатыны Гөлсимә берничә ел Күзкәй больцасында минем белән сменада эшләде. Хатыны Минзәләгә больцага бәбәйләргә киткәч, юлда очрап, хәлен белим дип сораган идем, ул миңа тозсыз сүзләрен өстәп: "Ни булсын, рәхәттә ята, оҗмахта!" - дип, әйтеп, берничә ямьсез сүзләрен дә кыстырып, көлеп җавап бирде. "Тамагыңа шеш чыксын!" - дип әйтеп эшкә кереп киттем.

Ул юлда иртән шулай дип китсә, мин смена бетерергә берәр сәгать калгач, ишектән авызына төртеп күрсәтеп, күз яшьләре белән кермәсенме!

Авызын ачтырып карасам, тамак төбе ике яклап шешкән, төкреген дә йоталмый, температурасы 39,5кә җиткән.

Литический смесь ясап, фурациллинны җылытып чайкаткач, стрептоцид таблеткасын каптыргач, ярты сәгатьләп үткәч кенә хәле җиңеләйде моның. Миңа: "Сине сихерче диләр, хак икән, бер вакытта да сиңа бүтән авыр сүз әйтәсем юк!" - дип, артына карый-карый чыгып китте бу. Менә сиңа рәхмәт! Хәер, бу кешедән нәрсә көтәсең тагы.

Песи Мөсәяп.

Элек елга бер мәртәбә колхозчы гаиләләренә бал бирелә иде. Бал унган елны әлбәттә.

Мөсәяп абыйның әнисе дә чоланга бал алып кайтып куйган. Беркөн сабыйларын сыйламакчы булып, бал мискесен алып кереп өстәлгә куйган. Балалар тезелешеп утырганнар. Миске капкачын ачып карасалар - балның яртысы юк, ди. Әниләре аптырап: "Кем ашады балны?" дип һәрберсенә күз йөртеп чыккан, берсе дә эндәшмәгән. Асия, Мөршидә, Шаһизадә, Мөсәяп, Салисә берьюлы "юк, без ашамадык!" дип әйткәннәр. Әниләре ышанмаган, шуннан соң арадан берсе - Мөршидә: "әйдә, әни, мин аларның авыз кырын битләрен ялап карыйм!" дигән дә, һәрберсенең битен яларга тотынган. Үзе такмаклап әйтеп бара икән: " Салисә битен дә юмаган - ачы, Асиянең иреннәре, бите - тозлы, Шаһизадәнең бите коры, ә менә Мөсәяпнең бите дә, ирене дә баллы!", дип, ялый да ялый, ди.

Нишләсен, шушы тикшерүдән соң Мөсәяп абый гаебен танымыйча кала алмаган. Шул вакыйгадан соң ул "Песи Мөсәяп" булып калган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев