Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Хәниф Гәрәев - "Солдат хаты"

Мин авылдан киттем яз аенда, Озатып калды минем дусларым. Липовцыда хезмәт иттем, Хәзер таптыйм ханка буйларын. Укыталар, эшләтәләр монда Шуңа авыр үтә көннәре. Көндез арып кайтасың да, Противогаз белән йөгереп үтә төннәре. Бу укуда, ханка буйларында, Минем гомерем шулай үтәрме? Яшьлегемнең алма кебек матурлыгы Ханка буйларында бетәрме? Мин хәерче кебек...

Мин авылдан киттем яз аенда,

Озатып калды минем дусларым.

Липовцыда хезмәт иттем,

Хәзер таптыйм ханка буйларын.

Укыталар, эшләтәләр монда

Шуңа авыр үтә көннәре.

Көндез арып кайтасың да,

Противогаз белән йөгереп үтә төннәре.

Бу укуда, ханка буйларында,

Минем гомерем шулай үтәрме?

Яшьлегемнең алма кебек матурлыгы

Ханка буйларында бетәрме?

Мин хәерче кебек капчык астым (противогаз),

3 километр кросс йөгердем.

Тимер кебек исән йөөрәгемнең

Ярты исәнлеген бетердем.

Сез языгыз миңа җавап хаты,

Ә мин аны алып укырмын.

Танк белән бергә фото төшеп,

Әти, әнкәй сезгә салырмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев