Минзәлә
  • Рус Тат
  • Хуш, иске ел!

    Әле кайчан гына иде соң ул Сине яңа итеп каршыладык? Теләкләрнең иң изгесен теләп: Бар җырларны, табыннарны Сиңа гына багышладык. Хәзер менә, хуш инде син, Иске ел дип озатабыз. Сизмибез дә, бәйрәм ясап Үзебезнең гомерләрне кыскартабыз. Хуш иске ел, саумы яңасы дип Шатланабыз, сөенечтән исерәбез. Елга нәрсә, килә-китә, килә-китә, Еллар...

    Әле кайчан гына иде соң ул

    Сине яңа итеп каршыладык?

    Теләкләрнең иң изгесен теләп:

    Бар җырларны, табыннарны

    Сиңа гына багышладык.

    Хәзер менә, хуш инде син,

    Иске ел дип озатабыз.

    Сизмибез дә, бәйрәм ясап

    Үзебезнең гомерләрне кыскартабыз.

    Хуш иске ел, саумы яңасы дип

    Шатланабыз, сөенечтән исерәбез.

    Елга нәрсә, килә-китә, килә-китә,

    Еллар түгел без үзебез искерәбез.

    Минут,сәгать,айлар,еллар...

    Сизелми соң нигә үткәне?

    Ничек булыр иде икән дөнья

    Гел булмаса вакыт исәбе?

    Кайчан гына яңа идең әле,

    Инде иске булып китәсең.

    Син китәсең, шулай ипләп кенә,

    Гасырларның толымын сүтәсең.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: