Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Ибраһимова Фәнилә - "Ятим бала"

Әни, диеп өмет белән карый, Якты чырай биргән һәркемгә. Белми шул ул, үзен ятим иткән Ана исемен йөрткән хакында. Авырса да -янда чит кешеләр Үз әнисе юк шул янында. Тәрбияче апа әйбәт, лэкин Бирәлми бит ана назын да. Төне буе керфек какмый чыга Минем әни нинди микән дип, Хыяллана, төшләренә...

Әни, диеп өмет белән карый,

Якты чырай биргән һәркемгә.

Белми шул ул, үзен ятим иткән

Ана исемен йөрткән хакында.

Авырса да -янда чит кешеләр

Үз әнисе юк шул янында.

Тәрбияче апа әйбәт, лэкин

Бирәлми бит ана назын да.

Төне буе керфек какмый чыга

Минем әни нинди микән дип,

Хыяллана, төшләренә керә,

Кайчан килеп алыр микән? дип.

Яклаучы да, саклаучы да була

Тәрбияче апа -ул гына.

Алган билгесенә куанучы да

Бары шушы изге җан гына.

Аналары булган килеш ятим

Күпме бала дәүләт йортында.

Нарасыен ташлап киткән хатын

Уйлый бары үзе хакында.

Ходай биргән олы бүләктән ул

Үз куллары белән ваз кичкән.

Сабыеның тамган күз яшьләре

Бу тормышта бәхетсез иткән.

Өмет итә ятим бала һаман

Бәлки бүген килеп алыр , дип...

Яңа күлмәк кия, бантик тага,

Әнисенә шигырь сөйлим, дип.

Тик өметләр һаман акланмый шул-

Уртак бүлмә, уртак апалар.

Нишләп шундый кырыс бүген дөнья?

Ник баласын ташлый аналар?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X