Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Җиңел аягың белән, Яңа ел!

Ныклы итеп, ышанычлы басып Дөньялыкка Яңа ел килә! Нинди уйлар, нинди хыял белән Ул соң безгә ишек ачып керә? Хуш киләсең, әйдә, уз син түрдән, Ипи-тоздан менә рәхим ит! Изгелектән булсын теләкләрең, Тынычлык һәм муллык бүләк ит. Эшләрең гел үңнан килеп торсын, Тискәрелек сиңа йокмасын. Җир йөзендә туган һәрбер бала...

Ныклы итеп, ышанычлы басып

Дөньялыкка Яңа ел килә!

Нинди уйлар, нинди хыял белән

Ул соң безгә ишек ачып керә?

Хуш киләсең, әйдә, уз син түрдән,

Ипи-тоздан менә рәхим ит!

Изгелектән булсын теләкләрең,

Тынычлык һәм муллык бүләк ит.

Эшләрең гел үңнан килеп торсын,

Тискәрелек сиңа йокмасын.

Җир йөзендә туган һәрбер бала

Бишегендә тыныч йокласын.

Үссен алар туган йортларында

Ятимлекнең белми ачысын.

Әти, әни, туган илем! - диеп,

Үз телендә теле ачылсын.

Тыныч булып тусын һәрбер иртә.

Кояш безне үбеп уятсын.

Сугыш учаклары сүнсен җирдә,

Безнең балаларны йотмасын.

Миһербанлы ит син бәндәләрне,

Изгелектән булсын гел уйлар.

Уллы улын, кызлы кызын биреп

Гөрләп узып торсын шат туйлар.

Әй, Яңа ел, җиңел аяк белән

Кер син ачып дәвер ишеген,

Какмый-сукмый, афәт бирми генә

Тибрәтеп тор гомер бишеген.

Хуш, иске ел!

Әле кайчан гына иде соң ул?

Сине яңа итеп каршыладык.

Теләкләрнең иң изгесен теләп,

Бар җырларны, табыннарны

Сиңа гына багышладык.

Хәзер менә, хуш инде син,

Иске ел дип озатабыз.

Сизмибездә, бәйрәм ясап

Үзебезнең гомерләрне кыскартабыз.

Хуш, Иске ел, саумы Яңасы дип

Шатланабыз, сөенечтән исерәбез.

Елга нәрсә, килә-китә, килә-китә...

Еллар түгел - без үзебез искерәбез.

Минут, сәгать,

Айлар, еллар...

Сизелми соң нигә үткәне?

Ничек булыр иде икән дөнья,

Гел булмаса вакыт исәбе?

Кайчан гына яңа идең әле,

Инде иске булып китәсең.

Син китәсең, шулай ипләп кенә

Гасырларның толымын сүтәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев