Минзәлә
  • Рус Тат
  • Илгизә ГАЛИМОВА әбисенең хатирәләре белән уртаклаша

    Әбием хатирәсе Кырык бернең ямьле җәендә, Дошман керде безнең илебезгә. Кайгы-сагыш керде һәр өйгә, Китеп барды әткәй сугышка. Авырлыктан куркып калмадык без Үгез җигеп йөрдек урманга, Басу тутырып икмәк үстердек Барып җитсен, диеп фронтка. Дурт ел буе көттек без бу көнне Ару-талу белми эшләдек, Дошманнарны җиңеп кайтсыннар дип, Изге теләкләрне...

    Әбием хатирәсе

    Кырык бернең ямьле җәендә,

    Дошман керде безнең илебезгә.

    Кайгы-сагыш керде һәр өйгә,

    Китеп барды әткәй сугышка.

    Авырлыктан куркып калмадык без

    Үгез җигеп йөрдек урманга,

    Басу тутырып икмәк үстердек

    Барып җитсен, диеп фронтка.

    Дурт ел буе көттек без бу көнне

    Ару-талу белми эшләдек,

    Дошманнарны җиңеп кайтсыннар дип,

    Изге теләкләрне теләдек.

    Кырык бишнең мае җитте,

    Җиңү белән кайтты солдатлар,

    Тик, кайтмады әткәй сугыштан,

    Ятим калды күпме сабыйлар!

    Шул елларны әби искә алып,

    Күз яшьләрен тыйнак сөрткәли,

    Еллар имин, тыныч булсын дип,

    Безнең баштан сыйпап иркәли.

    Яу кырында ятып калганнарны,

    Дога кылып искә алабыз,

    "Авыр туфраклары җиңел булсын",-дип,

    Без телибез җиргә тынычлык!

    Илгизә ГАЛИМОВА,

    Калтак авылы урта мәктәбе укучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: