Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Инзилә Муллахметова - "Мәхәббәтле язлар телимен сезгә"

фото: blogspot.com Яз-яз җитә дуслар, күрәсезме? Ишек шакый түргә үтәргә Бәрәкәте белән килсен язлар Килсен яшәү көче өстәргә. Тамчылары җырлап тама әнә, Кыекларда бозлар сөңгесе Кояш нурларыннан җемелдәшә Алтын алкалар бит диярсең. Гөрләвекләр ага урам буйлап Яз килә дип ,йөгерә сөенеп Шул гөрләвекләр кебек гомерләр дә Үтеп китәләр бит йөгереп....

фото: blogspot.com

Яз-яз җитә дуслар, күрәсезме?

Ишек шакый түргә үтәргә

Бәрәкәте белән килсен язлар

Килсен яшәү көче өстәргә.

Тамчылары җырлап тама әнә,

Кыекларда бозлар сөңгесе

Кояш нурларыннан җемелдәшә

Алтын алкалар бит диярсең.

Гөрләвекләр ага урам буйлап

Яз килә дип ,йөгерә сөенеп

Шул гөрләвекләр кебек гомерләр дә

Үтеп китәләр бит йөгереп.

Моңнарына урап куңелләрне

Кошлар кайтыр җылы яклардан

Язлар җитә дуслар, язлар җитә

Мин язларга шундый шатланам!

Агачлар да ачар бөреләрен,

Яшеллеккә күмеп дөньяны.

Яшәү дәвам итә диеп,ишек шакый -

Мин яратам икән язларны.

Язлар бит ул яшәү, хыял, өмет,

Яшәргән чак арган куңелнең

Язларда мин сөю, бәхет юрыйм

Теләкләрем кабул булырмы?!

Язлар, язлар! Сез куясыз иңгә

Очар канат сөю иленә.

Татлы бер хис бөреләнә әле

Йөрәкләрнең иң-иң турендә.

Мәхәббәтле язлар телимен сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев