Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Иркәнәш былбыллары

Моннан берничә ел элек Эльмира белән Минзәлә урамында очраштык. Хәл белешкәч, авылдан район үзәгендә ни йомыш белән килүен кызыксындым. Баксаң, кызларын Минзәләдәге музыка мәктәбенә йөртәләр икән, шуңа килгәннәр. Шәһәрдән 45км ераклыкта урнашкан Иркәнәш авылыннан атнага өч тапкыр балаларын (тагын бер гаилә баласы да бар) алмаш-тилмәш музыка дәресләренә алып киләләр икән....

Моннан берничә ел элек Эльмира белән Минзәлә урамында очраштык. Хәл белешкәч, авылдан район үзәгендә ни йомыш белән килүен кызыксындым. Баксаң, кызларын Минзәләдәге музыка мәктәбенә йөртәләр икән, шуңа килгәннәр. Шәһәрдән 45км ераклыкта урнашкан Иркәнәш авылыннан атнага өч тапкыр балаларын (тагын бер гаилә баласы да бар) алмаш-тилмәш музыка дәресләренә алып киләләр икән. "Вакыт юк, акча юк" дип зарланырга яраткан заманда тырыш һәм тәвәккәл кешеләр күп нәрсәгә җитешәләр икән бит! Әйе, Галимовлар гаиләсенең тырышлыкларына тел-теш тидерерлек түгел.

Бар эшкә дә җитешәләр

Эльмира үзе Минзәлә районындагы Николаевка авылында туып-үсә. Булачак тормыш иптәше Гаяз белән Иркәнәш авылына кайткач таныша. Дус кызы, ул ук иптәшенең туганы, "мин сезне таныштырып кавыштырам" дигән сүзләре фәрештәләрнең "Амин" дигән вакытына туры килгән, күрәсең. Өйләнешәләр. Уллары - Айгиз туа. Ата-аналар ярдәме белән агач йорт салып керәләр. Яңа йортта тагын бер бәби - кызлары Алинә дөньяга килә. Бүген инде әлеге гаилә күпбалалы, моннан бер ел элек тагын бер кыз - Әмиләне алып кайталар. Эльмира бала белән өйдә утыра. Авылда эш булмау сәбәпле әти кешегә читкә барып эшләргә туры килә.

Балалы кеше - бай кеше

Айгизгә 17 яшь, ул Иркәнәштәге 9 сыйныфны тәмамлап, Чаллыдагы автомеханический колледжга(КФУ) укырга кергән. Мәктәптә укыганда ул рәсем ясау белән кызыксына, сәләте дә юк түгел үзендә. Мәктәптә, районда узган конкурсларда катнашып, грамоталар да ала. Айгизнең тагын бер хоббие - хоккей. Кызганыч, авыл баласы Боз сарайларына, бассейннарга йөрүдән мәхрүм шул. Ләкин теләк үзенекен итә, кыш көне мәктәп янында, махсус шугалак ясап, егетләр тимераякта шуарга, хоккей уйнарга өйрәнәләр.

Уртанчы кызлары Алинәнең, әнисенә охшаптыр инде, җитешмәгән җире юк. 5 яшендә үк Минзәләдәге музыка мәктәбенә хореография, фортепьяно, вокал бүлекләренә йөри. Профессиональ укытучылардан күп нәрсәгә өйрәнә ул. Авылда, мәктәптә, район күләмендә уздырылган музыкаль чараларның, смотр конкурсларының берсе дә алардан башка узмый диярлек. Алар дим, чөнки күп очракта әни белән кыз бергә катнашалар: аерым-аерым да җырлыйлар, дуэт белән дә. Алинә үзе бию конкурсларында да актив катнаша.

Булганнан бар да була, диләр бит. Хак икән. Алинә уку алдынгысы да әле: олимпиадаларда, төрле проектларда еш катнаша һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтеп, диплом һәм грамоталар алып кайта. Мисал өчен, "Проектная деятельность школьников" дигән региональ конференциядә катнашып 1 нче урынны ала һ.б.

Алинә мәктәпкә укырга керү белән авыл мәчетенә йөри башлый. Анда имам-хатыйб балаларны Коръән укырга, намазга өйрәтә. Бүгенге көндә районда, башка шәһәрләрдә Коръәнне матур, аһәңле итеп уку буенча кокурслар булып тора. Алинәбез аларда да бик актив катнаша. 2012 ел Татарстанда Коръән елы дип игълан ителгән иде. Шул елны район күләмендә узган бәйгедә Алинә икенче урынны ала, быел узганында да җиңүчеләр рәтендә була. Күптән түгел, Рамазан аенда, Изге Болгар җирендә гаиләләре белән барып кайталар. Уңышлар сиңа, Алинә. Молодец диюдән башка сүз юк .

Галимовлар гаиләсе балаларын рухи яктан тәрбияләү белән бергә физик яктан да чыныктыралар: балалар йорт эшләрендә актив катнашалар.

"Баянчылар нәселе без"

Җыр-моңга булган сәләтләрен Эльмира нәселдәнлек билгесе ди. Әтисе Галиев Мирхәт, үзешчәннәр генә булса да, гармунчылар гаиләсеннән. Үзе дә, бертуганнары да матур итеп гармунда уйныйлар. Мирхәт абыйга гармунда уйнаганда җырчы эзләп ерак барасы түгел, тормыш иптәше - Рәмилә ханым менә дигән җырчы. Район күләмендә уздырылган смотр концертларында җиңеп, Казаннарда чыгыш ясаган ул яшь вакытларында.

Җыр керсә күңелгә - кала ул мәңгегә

Алма агачыннан ерак төшми дияргә яратабыз. Чыннан да, геннар үзенекен итә шул. Әнә бит, кечкенә кызлары Әмилә дә музыка, җыр тавышын ишетүгә тыпырдатып бии башлый. Тынгы белмәс, җыр-моңга кечкенәдән үк гашыйк әниләре Эльмирага охшаганнар, күрәсең. Иркәнәшкә килен булып төшкәч, төрле эшләрдә эшләп ала ул. Ә инде 2008 елдан үз урынында, күңеленә яткан эшендә - авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Түгәрәкләр оештыра. Ике биючеләр төркеме җыя. Кечкенә балаларныкы - "Тамчылар" булса, зурларныкы - "Бәхетле балачак"исемле. Авыл һәм район күләмендәге концертларда катнашыр өчен төрле биюләр өйрәнәләр. "Коллектив белән район күләмендәге һәр чарада актив катнашабыз һәм, сөенечкә каршы, урынсыз калганыбыз юк." - ди Эльмира. Чыннан да, диплом һәм грамоталары бик күп.

2006 елның декабрендә Яңа гасыр телевидениесендә баручы "Җырлыйк әле" тапшыруында минзәләлеләр дә катнаша, алар арасында Эльмира да була. Ул анда моңлы итеп "Туган ягым - гөлләр иле"җырын башкара.

Бүгенге көндә Эльмира кызы белән декрет ялында. Анысы да бик җаваплы һәм мактаулы хезмәт. Бөек классик шагыйребез сүзләрен искә төшереп "Ана - бөек исем" дип әйтәсе генә кала. Ә өчләтә Ана булу, тормыш юлдашың белән аларны сөеп, тәүфыйклы балаларыңның уңышларына сөенеп яшәү, аларга үрнәк булу - бәхетнең иң югары ноктасыдыр ул. Күз генә тимәсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев