Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Каберең кайда, әткәй?

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап Мирзаханов Габбас абзый истәлегенә Гомер үтте, күрмәдек без Әткәйне исән-көе. Сугышка киткән әткәйне Бүген дә көтә өе. Кушымта: Кайтырсың дип, бүген дә Көтәбез сине, әткәй. Кайтырсың дип, көтте сине Үзе үлгәнче әнкәй. Дога кылыр идек барып, Каберең кайда, әткәй? Кушымта: Әнкәй дә көтте сагынып, Нигә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап

Мирзаханов Габбас абзый истәлегенә

Гомер үтте, күрмәдек без

Әткәйне исән-көе.

Сугышка киткән әткәйне

Бүген дә көтә өе.

Кушымта: Кайтырсың дип, бүген дә

Көтәбез сине, әткәй.

Кайтырсың дип, көтте сине

Үзе үлгәнче әнкәй.

Дога кылыр идек барып,

Каберең кайда, әткәй?

Кушымта: Әнкәй дә көтте сагынып,

Нигә кайтмадың, әткәй?

Сугыш бетте, гомер үтте.

Кайтмады безнең әткәй.

Күрергә бик теләсәк тә,

Күрмәдек сине, әткәй.

Кушымта: Дога кылыр идек барып,

Каберең кайда, әткәй?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев