Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

“Кайнана”гыз нинди?

Кукмарага гастрольләр белән барып өлкән артистларыбыз Рәзилә Муллина, Венера Нигъмәтуллина белән урам буйлап әкрен генә әбәдкә кафега таба атлыйбыз.

(Минзәлә, Нурсибә Адиева, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеге мөдире)

”Иии, минзәләлеләр килеп җиткән, бигрәкләр дә әйбәт уйный инде сезнең театр, киләбез, кич белән, һичшиксез, киләбез”,-дип артистларыбызны туктатып шулай сәламли кукмаралылар. Чынлап та зал тутырып килделәр, халык агылды да агылды Мәдәният йортына. Берничә урында кул чабып, әсәрнең эченә кереп бетеп рәхәтләнеп карадылар, якташларын зурлап чәчәкләргә күмделәр. Саный китсәң, якташлары шактый җыелды бит әле – төп рольне башкарган Татарстанның халык артисткасы Рәзилә Муллина үзебезнең Минзәлә кешесе булса да, Кукмара килене, артистлар Индира Гайфуллина, Нәфис Гайфуллиннар- Кукмара районы Кәркәвеч авылыныкы, әсәрнең режиссеры – Дамир Сәмерханов –  Кукмара егете...

   Әзербайҗан артисты, режиссеры Мәҗит Шамхалов әсәре буенча Д. Сәмерханов сәхнәгә куйган “Кайнана” музыкаль комедиясенең премьерасы узган ел ахырында Дәвек авылында булды, Минзәләдә өч тапкыр инде уйналды. Сюжеты бик гади булган әлеге әсәр тормышчанлыгы,  халыкчанлыгы белән теләсә кайсы чор өчен актуаль. Җәннәт исемле кайнанага (Рәзилә Муллина) килене Сәгыйдә ( Диләрә Кәримуллина) ошамый, ул аны төрлечә җәберли. Түзә алмыйча, хатын өйдән китә. Гаилә дуслары Илдар (Нәфис Гайфуллин) усал кайнана янына артистка Зарифаны (Индира Гайфуллина) Афәт дигән яңа килен итеп китертеп, кайнананы акылга утыртырга, үзенең килене Сәгыйдәне сагынып,саргаеп яңадан алып кайттырырга ярдәм итә. Яшь гаилә башлыгы, Җәннәтнең улы Аяз (Илназ Хисмәтуллин) каршылыкларны җиңеп чыгып, Сәгыйдәне әнисе белән дуслаштыра. Күрше апа Хатирә (Венера Нигъмәтуллина) әлеге гаиләнең томыш итү нечкәлекләренең һәммәсеннән  хәбәрдар. Мондый хәлләр гасырдан гасырга кабатлана, үткәндә дә бүгенге көндә дә мисаллар җитәрлек.

  Әсәрне сәхнәгә куючылар составы аерым игътибарга лаек: рәссамы – Ленар Гыйльметдинов, композиторы – Азат Хөсәенов, хореографы- Илдус Биктаһиров, җырларның сүзләрен махсус, үзебезнең якташыбыз, Дәвек авылыннан Фәрит абый Миргалимов язды. Һәрберсе зур профессионал булган әлеге шәхесләрнең хезмәте күз алдында- декорация, киемнәр характерларны ачып бирә, җырларның дәртле биюләр белән үрелеп баруы нәкъ безнең менталитетка туры килә. Безгә шулай җырлап та алырга кирәк, биеп тә алырга кирәк, көенеч артыннан сөенеч тә кирәк . “Кайнана” булгач, төп персонаж, әлбәттә, Җәннәт. Аны күп кенә театрлар шушы рольне башкарган артистканың бенефисына төгаенләп чыгарганнар. Тамашачының яраткан артисты  Рәзилә Муллинаның иҗат биографиясендә төп рольләр җитәрлек. Ә бүгенгесе – яшь артистларыбызга, кызыл сүз булса да әйтәсе килә, олы сәхнәгә юл күрсәтүче буларак кадерле. Чөнки мондый “бригадный” дип йөртелүче, гастрольләргә еш чыгачак әсәрләрдә яшь артистларыбызны халык таный башлый. Берсеннән – берсе зифа,чибәр кызларыбыз –Индира Гайфуллина, Диләрә Кәримуллина, пәһлевандай көрәшче, җырчы, биюче егетләребез – Илназ Хисмәтуллин, Нәфис Гайфуллиннарны нәкъ менә Минзәлә театры артистлары дип танысыннар, белсеннәр һәм яратсаннар гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев