“Казан утлары” журналы – бездә кунакта

Узып баручы елның - Россиядә һәм Татарстанда әдәбият елының соңгы ае минзәләлеләрне тагын бер истәлекле бәйрәм белән сөендерде. Менә бер гасырга якын «Казан утлары» журналы әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез елъязмасы, әдәби җәүһәрләребезнең беренче бишеге булып тора. Әдәбият-сәнгатьне яратучыларны әдәби тормышка якынайтучы күпер ролен үтәүче бу журнал хезмәткәрләренең районның татар теле һәм...
Узып баручы елның - Россиядә һәм Татарстанда әдәбият елының соңгы ае минзәләлеләрне тагын бер истәлекле бәйрәм белән сөендерде.
Менә бер гасырга якын «Казан утлары» журналы әдәбиятыбыз һәм мәдәниятебез елъязмасы, әдәби җәүһәрләребезнең беренче бишеге булып тора. Әдәбият-сәнгатьне яратучыларны әдәби тормышка якынайтучы күпер ролен үтәүче бу журнал хезмәткәрләренең районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Минзәлә педагогия көллияте, авыл хуҗалыгы техникумы, гимназия укучылары белән очрашулары матур традициягә әверелде (алар бер ай эчендә ике тапкыр очраштылар).
Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Роберт Шәймәрданов һәм журналның баш мөхәррире Илфак Ибраһимов инициативасы белән театр бинасында уздырылган ике сәгатьлек кичә әдәбият-сәнгатькә, җыр-моңга сусаган минзәләлеләрнең йөрәгенә кереп калды. Моны Әдәбият елының финалы буларак кабул итәргә кирәк.
Чираттагы әдәби очрашуга мәртәбәле кунаклар, «Казан утлары» журналы хезмәткәрләре: баш мөхәррир Илфак Ибраһимов (Мөхәммәт Мирза), ТРның халык язучысы Марсель Галиев, журналның проза бүлеге мөхәррире Камил Кәримов, драматург, прозаик Данил Салихов, прозаик Алмаз Хәмзин, журналның проза бүлеге мөхәррире Айгөл Әхмәтгалиева килгән иде.
Г.Тукай премиясе лауреаты, шагыйрь Мөхәммәт Мирза үзенең мәхәббәт газәлләрен, тирән эчтәлекле робагыйларын укыды, прозаик Айгөл Әхмәтгалиева үзенең әдәбият дөньясына кереп китү тарихын бәян итте, Камил Кәримов мәзәк хәлләр сөйләп күңелләрне күтәрде, Марсель Галиев каләмдәшләре, чордашлары турына сөйләде (ахырда сөйләгән "Бәгырь авазы" шигырен халык аеруча ошатты), Данил Салиховны тамашачы драматург буларак кына түгел, җырчы буларак та таныды, ә ахырда Алмаз Хәмзин шаян җырлары, мәзәкләре белән сәхнә тотты.
Очрашу барышында Казан кунаклары безне күпкырлы иҗатлары белән таныштырдылар, әдәби осталыкларының кайбер серләрен ачтылар, иҗади хезмәттәшлеккә чакырып калдылар.
«Казан утлары» журналының киләчәк кыйбласы, алдагы саннарына күзәтүне, гомумән, республиканың әдәби-мәдәни барышы турында нәкъ менә журналның үз кешеләреннән ишетү бөтенебезгә дә кызыклы булды. Очрашу барыбызга да ошады. «Казан утлары» белән элемтәбез дәвамлы булсын, укучыларда милли үзаң, горурлык хисләре тәрбияләүдә уртак хезмәттәшлегебез ныклы булсын!
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 08:27“Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының 1 июль санына анонс «Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының 1 июль саны дөнья күрде. Әлеге сан 2022 елның икенче яртыеллыгында беренче сан.00
-
22 июнь 2022 - 21:23Бүген — Бөек Ватан сугышы башланган көн Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.00
-
19 июнь 2022 - 09:34Паркта участок әзер, ә этләр проспекттагы агачлар утыртылган участокта прогулкада.. Сүз, билгеле, урам этләре хакында бармый. Гәрчә, закон нигезендә урамда йөргән һәр эт муенчактан һәм каеш белән булырга тиеш. Хуҗасының кулында соскыч та булырга тиеш, диләр.Ни өчен икәнлеген аңлыйсыздыр?00
-
17 июнь 2022 - 15:52Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк 18 июньдә Минзәләдә үтәчәк Театраль Сабантуй мәйданында район кунакларына «Сәхнә», «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләре үз басмаларын тәкъдим итәчәк.00
-
16 июнь 2022 - 16:03"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 елның 17 июнь саны анонсы Номерның төп темасы - райондагы Сабантуйлар һәм Авыл көннәре.00
-
5 июнь 2022 - 19:02Калморзада узган яшүсмерләр районара көрәш турнирында 68 көрәшче бил алышты 5 районнан килгән көрәшчеләр биш үлчәү авырлыгында төп приз – тәкә өчен көрәштеләр.00
-
2 июнь 2022 - 16:43"Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 2022 ел, 3 июнь саны анонсы “Экология” милли проекты нигезендә башкарылган эшләр нәтиҗәсендә Юртау авылында тормыш дәрәҗәсе тагын да яхшыра – бу хакта 1-2 битләрдә укыгыз.00
-
2 июнь 2022 - 15:42Коррупциягә каршы көрәш: бу күренеш Россия империясендә ничек булган? Коррупция Россия империясенең даими һәм аеруча авыр эчке проблемаларының берсе булган. Элекке ватандашыбызның Россиядәге хәлләр турындагы соравына рәсми тарихчы Н.М. Карамзин болай дип җавап биргән: «Урлыйлар».00
-
22 март 2021 - 11:19Тулбайда Нәүрүз бәйрәме
-
22 гыйнвар 2021 - 10:57Тәкермәндә туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына старт бирелде
-
Карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Минзәлә патшалар гына йөри торган карета ясала башлады.Кайсы осталар ясый аны? Ул карета шәһәребезне бизәп торсын өчен кайда торырга тиеш? Сездән тәкъдимнәр көтәбез!
-
1 июль 2022 - 20:06Яшьләр көнендә укуда һәм эштә алдынгы минзәләлеләр бүләкләндеБүген Минзәләнең М.Җәлил паркында Яшьләр көне уза.00
-
1 июль 2022 - 14:55Яңгырларның файдасы: Минзәлә базарында гөмбә белән сату итәләрБазарда бакча һәм табигать нигъмәтләре сатуга чыкты.00
-
12 июль 2021 - 16:08Минзәлә районының “Заиковский” хуҗалыгына савымчылар кирәк. Айлык хезмәт хакы 50 меңнән 70 мең сумга кадәр җитә72300
-
16 гыйнвар 2020 - 15:03Казан янындагы Салмачы яки Яңа Салмачы бистәсенә күчеп, йорт төзергә җыенучылар, яисә авыр йөк күтәрешле КРАН ХЕЗМӘТЕ кирәк булса безгә мәрәҗәгать итегез! Тел.: 8-9600318877 (Фәнис)163900
-
9 гыйнвар 2020 - 13:152020 елның 15 гыйнварында Наратлы-Кичү кошчылык комплексында иткә үстерелгән бройлер чебиләр, суелган казлар сатыла Тел.: 8-917-221-00-64229600
-
22 июль 2019 - 07:58Редакция бинасындагы тегү цехы бүлмәсендә киң ассортиментта балалар өчен дә, олыларга да яраклы җәйге киемнәр сатыла 2019 елның 30 августына кадәр 15-30 процентлы ташламалар. “Кырык тартма” кибетендә сарымсак сатыла. Бәясе – 180 сум.147400
-
13 июнь 2019 - 10:32БЕЛДЕРҮ!!! Аю, Мәлкән, Иске Маҗын, Воровский, Юртово, Байлар, Минзәлә (шәһәр яны) җирлекләрендә яшәүчеләр игътибарына! ООО «Август-Мөслим» чәчүлекләрне пестицидлар белән эшләүне башлады. Эш сезон буена булачак.162600
-
25 апрель 2019 - 13:50Тавыклар, бройлерлар, каз-үрдәк бәбкәләре сатыла Тел.: 2-31-24; 8-9393903315. Гөлназ.213600
-
25 апрель 2019 - 08:1729 апрельдән Минзәлә районы Наратлы-Кичу кошчылык комплексында 1 айлык бройлер чебиләре сатыла башлый Бәясе 200 сум. Тел.: 8-9172210064212300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Минзэлэ ("Мензеля")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47617 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шагиев Ильдус Ильязович
Адрес редакции: 423700, г. Мензелинск, ул. Тукая, д. 19
Телефон редакции: (85555) 3-26-46
Для сообщений о фактах коррупции: menzela@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика