Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Күңеленең нечкә кыллары

Сәхия Галәлетдин кызы Федотова (Авзалова) 1948 елның 25 августында Азнакай районы Мәндәй авылында туган. 1965 елны Чуар-Абдул сигезьеллык мәктәбен, 1968 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, кулына "Шәфкать туташы" дипломы алды. Аның үткән гомере Минзәлә район үзәк хастаханәсе белән бәйле. 35 ел район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләп, ул 2005 елда...

Сәхия Галәлетдин кызы Федотова (Авзалова) 1948 елның 25 августында Азнакай районы Мәндәй авылында туган. 1965 елны Чуар-Абдул сигезьеллык мәктәбен, 1968 елда Минзәлә медицина училищесын тәмамлап, кулына "Шәфкать туташы" дипломы алды. Аның үткән гомере Минзәлә район үзәк хастаханәсе белән бәйле. 35 ел район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләп, ул 2005 елда лаеклы ялга чыкты. Ул эш ярата торган кеше, эшен Социаль-гуманитар белем бирү институтының Минзәлә филиалында дәвам итә.

"Балачактан ук шигырь язсам да, шигърияткә ныклабрак кереп китүем лаеклы ялга чыккач булды. "Минзәлә" район газетасы минем шигырьләремне басып чыгара башлады. 2011 елны мин Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты булдым. Бу исем минем шигырьләремә зур бәя", - дип яза шагыйрә.

2013 елны "Минзәлә" ММҮ аның "Күңелемнең нечкә кылы"исеме астындагы беренче китабын бастырып чыгара.

Роман

Синең белән ничә еллар

Яздык роман.

Уйламадым бетәр диеп

Ул бер заман.

Синең белән романымның

Яптым битен,

Ак кәгазьдән башларга дип

Читкә китеп.

Роман бетте, битен яптык,

Куйдык нокта.

Икебез дә без ирекле,

Беребез анда, беребез монда.

Их, юк икән, килеп чыкмый

Без дигәнчә.

Яшь гомерләр узган икән

"Ах" дигәнче.

Яшь гомеркәй ни арада

Үтеп киткән.

Күз йомганчы балалар да

Үсеп җиткән.

Оныкларым әниләрен җитә куып,

Оныкларның балалары килә туып.

Ә күңел яшь, күңел һаман

Унсигездә,

Ана түгел, әби диеп

Әйтсәгез дә.

Күңелемә һич тә булмый

Каршы килеп,

Җитте сиңа, бик җилкенмә

Башка, диеп.

Ак кәгазем кулларымда,

Язам роман.

Яшьләргә хас мин тормышны

Сөям һаман.

Яңа герой

Булыр яңа романымда.

Мәхәббәтсез яши алмыйм,

Ул - канымда.

Күбәләкләр оча күкләрдә

Күбәләкләр оча күкләрдә,

Шатлык бүләк итеп күпләргә.

Күбәләкләр кебек канатланып

Күтәрелер идем күкләргә.

Очып йөрер идем күкләрдә

Түбән карап күктән күпләргә,

Аллы-гөлле чәчәкләрнең исен

Бүләк итәр идем күпләргә.

Күбәләкләр оча парлашып,

Оча алар күзгә карашып,

Җилкән кебек канатларын җәеп,

Искән җилләр белән ярышып.

Күбәләкләр җилдә очалар,

Зәңгәр киңлекләрне кочалар.

Күбәләкләр булып очар идем,

Канатларым әгәр булсалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев