Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Кырымда күргәннәрем.

"Йөргән таш шомара, яткан таш мүкләнә"-ди безнең татар халык мәкале. Дөрес тә. Үз казаныңда гына кайнап әллә ниләр кылып булмый. Театр коллективы вакыт-вакыт чит җирләрдә йөреп гыйбрәтләр алып кайткалый. Бу төрле халыкара фестивальләр. Үзеңне дә күрсәтәсең, үзед дә күрәсең. "Театр. Чехов. Ялта" халыкара фестиваленә чакыру алгач артистлар, без, отпускага таралаштык....

"Йөргән таш шомара,

яткан таш мүкләнә"-ди

безнең татар халык мәкале. Дөрес тә. Үз казаныңда гына кайнап әллә ниләр кылып булмый. Театр коллективы вакыт-вакыт чит җирләрдә йөреп гыйбрәтләр алып кайткалый.

Бу төрле халыкара фестивальләр. Үзеңне дә күрсәтәсең, үзед дә күрәсең.

"Театр. Чехов. Ялта" халыкара фестиваленә чакыру алгач артистлар, без, отпускага таралаштык.

Ә бик күп хезмәткәрләр директор җитәкчелегендә ике ай буе бу сәфәрнең уңышлы булуы өчен шартлар тудыру өстендә хезмәт куйдылар. Отпуска эләкмәде, ял юк иде бу айларда аларга. Хезмәтләре өчен зур рәхмәт, сәламәт яшәсеннәр.

Без инде чыгып киткәнче үк бөтен нәрсәдән хәбәрдар идек.

Театр бинасы, сәхнә, грим бүлмәләре, фойеларны, аңа килү, керү юлларын компьютердан күрсәтеп, таныштырып куйдылар театрда.

Репетицияләр ясап "Сөннәтче бабай" фатихасы белән юлга кузгалдык. 14 сәгать 18 минут. «Хәерле юл сезгә хөрмәтле юлаучылар, исән-имин, хәвеф-хәтәрсез генә әйләнеп кайтырга язсын», -дип бөтен калган театр халкы озатып, кул болгап калды.

26 кеше сәфәргә, ерак сәфәргә кузгалдык. Театрның "Хундай" автобусы бик уңайлы. Ике шофер алашынып баралар. Төне буе бардык. Яктыра башлауга чит-ят җирләрне күзәтәбез. Менә Волгоград өлкәсе.

Тормышлары ямьсездер, йортлары начар, бар җирдә искелек, басулар ташландык, урылмаган, чәчелмәгән. Җирләре дә көл төсле. Юл читендә бер авыл юк. Дала, дала, дала.

Туктап ашарга пешерергә булдык. Казан асып театрдан кызлар әзерләп пешереп җибәргән тушенкаларны салып ола казан белән бәрәңге шулпасы пешердек. Тәмле дә булды инде.

Суы да Минзәләнеке бит аның ничек тәмсез булсын. Әле зеленьнар да тутырып җибәргәннәр. Күңелләр күтәрелеп китте. Коллектив өчен бөтен нәрсәне тапкан, планлаштырылган, оештырган өчен директорыбыз Роберт Шәйхеловичка рәхмәтләребезне җиткереп тагын юлга кузгалабыз.

Кавын, карбыз басулары күренгәли башлады.

Кубаньга җиткәч дөнья үзгәрә. Менә ул Шолохов әсәрләре буенча безгә таныш Дон елгасы. Бакчалар. Аллы-гөлле чәчәкләр, байлык, матурлык. Урамнар чиста, ап-ак итеп агартылган вак тәрәзәле өйләр арасында заманча төзелгән зур йортлар да калкып-калкып калалар. Басулар эшкәртелгән, каралган. Ул виноград плантацияләре, алма бакчалары нәкъ кинодагыча. Кайбер басулар җыелып сөрелеп тә куелган. Басу тулып кавын-карбыз тәгәрәп ята. Ничек җыеп бетерәләр икән моны? Менә кып-кызыл помидор кырлары, суган басулары. Иксез-чиксез көнбагыш биләмәләре. Дөнья ямьләнде, күз күреме өчен дә матур, муллык, иркенлек. Эссе, пешеп барабыз. Минзәләдә 7 градус кына диләр.

Ростов на Дону шәһәре бик купшы, бик төзек булып төрле-төрле утлары белән җемелдәп безне озак озата барды.

Безгә диңгез кичәргә кирәк. Каршыда Кырым-Керч.

Азов диңгезе белән Кара диңгезне бәйләп тоташтырып торучы, Керч белән Тамань ярымутравын аеручы Керч бугазы. Ике диңгез кушылган сызык сизелеп тора. Сулары да ике төрле кебек күренде безгә.

Кырым белән Краснодар крае тоташты. Бугазның киңлеге 4-15 км кадәр, ә озынлыгы 45 км га җитә икән. Тирәнлеге 18 метр диләр.

1944 елда төзелгән күпер турыннан йөри паромнар. Совет делегациясе Ялта конференциясеннән поезд белән кайта, бу күпердән үтә, озак та тормый күпер җимерелә.

Ә паромнарның кем хезмәтен үтәүдә эшләре юк, йөреп кенә торалар. Бернинди каршылыксыз узабыз, паромның өченче катына күтәреләбез. Дулкында тирбәләбез. Акчарлаклар урап ала, алар монда каз кадәр. Халык сыйлый, ризык ыргыталар, кошлар туй итә.

Алда дельфиннар йөзә.

"Мөһаҗирләр" искә төште. Бүген без дә мөһаҗирләр, әйе бәхетле мөһаҗирләр.

55 сәгать дигәндә Ялтага килеп урнаштык.

Саумы Кырым. Исәнме Кара диңгез. Сине нигә кара дигәннәрдер, зәңгәр бирюза бит синең суың.

5 сентябрь, бүген фестиваль башлана. Сокланырлык матур оештырганнар ачылу тантанасын. Безнең флаг та театр түбәсенә менеп кунгач горурлануыбызның чиге булмады.

Ялта шәһәре советы председателе Валерий Косарев "Ялта фестивале бөек язучы һәм драматург А.П.Чеховның аурасын саклап кала алган үзенчәлекле фестиваль.

Көчле кул чабулар тамашачы мәхәббәте телим сезгә дип котлады".

Кырым республикасының культура министры Арина Новосельская "Кырымлыларның көтеп алынган югары дәрәҗәдәге бу фестиваль сәнгатькәрләренең, талантлы режиссерларның, актер, сценарист, художник, драматургларның бердәм проектларын, яңалыкларын тормышка ашыручы, кеше күңеленә дөреслек һәм миһербанлылык орлыклары салучы фестивальгә әйләнде. Җир йөзендәге иң матур җир-Кырым республикасына рәхим итегез, - дигән сүзләре күңелгә керде.

12 театр катнашындагы бу фестивальнең жюрие да бик саллы иде.

Беренче спектакль итеп Симферополь шәһәре Кырым музыкаль драма академия театрының Г.Гаджибековның "Аршин мал алан" музыкаль комедиясен карадык. Бу әсәр безгә таныш та, якын да. Чөнки 1950 елда бу спектакль Минзәлә театрында гөрләп барган. Әскәрне бөек артистыбыз Әнвәр Фәсхетдинов, Гөлчәһрәне Бәһия ханым Вәлиева, Асияне Рәбига ханым Тригуловалар уйнаган.

Ә 7 сентябрь көнне көндезге сәгать 12 дә безнең "Сөннәтче бабай". Ул көнне безнең дулкынлану шундый көчле булды ки, хәтта бу диңгезгә дә күчте! Без киткәнче дулкынлануыннан туктый алмады диңгез.

Мөхтәрәм жюриның спектакльгә, театрга биргән югары бәһасеннән соң күңелләребез чәчәк бакчасы кебек балкып торды. Рәхмәт режиссер Ренат Әюповка. Аның әсәре күп даннар китерде театрга.

Мәскәүдән килгән рус телле бу еврей халкына безнең йолаларыбыз ят нәрсә.

Спектакльне артистлар җаваплылык хисе тоеп сабыйларча эчкерсез ышанып уйнадылар.

Чөнки без бөтен бер милләтнең йоласын, гореф-гадәтләрен, сәнгатен алып килдек.

Әсәрне жюри бик теләп төрле яклап тикшерде, үзләренең соклануларын белдерде.

Россиянең халык артисты "Школа современной пьесы" театрының художество җитәкчесе, ГИТИС профессоры бөтен дөньяда танылу алган Иосиф Леонидович Райхельгауз бик туры, кырыс режиссер.

Фестивальләрдә күп йөрим. Скучно стыдно бывает часто. Но бүген мин канәгать калдым. Киләчәге бар бу театрның, күренеп тора. Индивидуаль үз йөзләре бар. Честь бу фестивальда катнашу. Бөтенлек сакланган. Һәр артист режиссерны, режиссер артистны аңлаган. Театрда артист төп кеше. Ләкин аның белән эшләү өчен артистның мөмкинлекләрен ачар өчен режиссер кирәк.

Көчле режиссер, сценограф, музыкант, артист бөтенесе бер булып, фикердәш булып, эшләгәндә генә яхшы спектакль тудырып була. Ә бу сездә бар. Киләчәктә татар театрларына игътибарымны арттырачакмын, -диде.

Ә Россиянең халык артисткасы Наталия Егорова-нинди матур сезнең телегез. Аңламасам да яңгырашын, авазлар тибрәлешен, сүзләрнең моңлылыгын тыңлап хәйран калдым. Матур икән сөйләмегез. Спектакль бербөтен, яратып карала, уңышлар сезгә, - диде.

Мине иң гаҗәпләндергәне кино һәм театр артисткасы Мария Голубкина булды.

"Мин провославный кеше дип башлады ул сүзен, спектакль барышында мин тамырларымның сезнең халыкка барып тоташуын аңладым. Башта тыелып утырдым. Елыйсым килә, түзәргә тырышам. Сөннәтче белән Гөлйөзем соңгы биюләрен бии, миләшләр коела алар хәзер мәңгелеккә аерылачак, түзә алмый ярсып елый башлыйм, дип сөйли һәм шул ук вакытта күз яше белән елый. Рәхмәт сезгә, сәхнәдәге чисталык, сафлык тәэсир итте, диде ул.

Ә инде театраль критик "Страстной бульвар" журналы редакторы Олег Ефремов исемендәге фонд президенты Анастасия Ефремова.

"Мин башта бик курыктым. Нәрсә, ничек күрсәтерләр бу сөннәт йоласын? Кыргыйлык түгелме бу? Минем 6 яшьлек улым янына пычаклы бабай килсә мин аны куып чыгарыр идем, дип утырдым. Үзем дә сизмичә сәхнәдәге вакыйгаларга кереп киткәнмен. Куркыныч кебек күренгән йола күңелемә куаныч, җаныма тынычлык салды. Шак каткыч уйнадыгыз. Рәхмәт сезгә, дип кул чапты.

Россиянең атказанган артисты, ГИТИС профессоры, философия фәннәре кандидаты актер Олег Марусев: браво, молодцы.

Мин артистларның һәммәсе белән сәхнәгә чыгып уйнарга риза булыр идем дигәч, бу бәһәнең нинди зур икәненә төшендек. Театраль критик искусствовед Марина Тимашева, театраль һәм музыкаль критик Екатерина Кретовалар да әсәрнең бербөтенлеге, музыканың тәңгәл килүе, биюләрнең бик тә урынлы һәм образлы булуларына тукталдылар.

Аңламасак та татар теленең йомшак, назлы яңгырашын, җыр-биюләрнең камиллеген күрдек, ясалмалык юк сездә,- дип кул чаптылар. Әйе шул, төрле спектакльләр карадык. Режиссерлар әллә ниләр уйлап чыгарып куйган, аңлый алмады халык байтагын. Сәнгать сәнгатьле булып калганда күңелле инде ул.

Һәр театрга иҗади үсеш, уңышлар телибез. Чөнки кеше хезмәтен тикшерү җиңел. Үзең эшләп карагач кына аңлыйсың.

Мактауларга сөенеп икенче көнне, ягъни 8 сентябрь иртәсендә җыелышып Минзәлә егетләре хезмәт иткән Севастополь шәһәренә юл алдык.

Бик җылы очрашу булды бу. Якташларыбыз чын ир егетләр булганнар. Бар да ягымлы шат. Аларга бәйрәм концерты багышладык. Соңыннан Роберт Шайхелович сүз алып күчтәнәч, чәк-чәкләр белән сыйлады, әти-әниләре җибәргән күчтәнәчләрне тапшырдык. Егетләрдән без бик кәнагать дип сөйләде корабль командиры 2 ранг капитаны Александр Валерьевич Шадрин. «Безгә бәйрәм, сабантуе ясадыгыз. Өйдә әниләребез янында булып килгәндәй булдык» диделәр. Бик куанып кайттык. Безнең егетләр булдыра. Без горур алар өчен.

Бу очрашуны оештырган өчен Роберт Шайхеловичка группабыз белән рәхмәт белдерәбез.

Теплоходка утырып "Ласточкино гнездо"да булулар да матур хәтирә булып сакланыр.

Һәр көнебез исәптә, вакытны файдалы уздырырга тырыштык. Истәлекле урыннарда булдык. Ялта иске шәһәр, үзе матур, ләкин мине гаҗәпләндергәне этләр булды. Һәркем эт кочаклап, я җитәкләп йөри. Шундый күп алар. Ирексездән А.П.Чеховның "Дама с собачкой" хикәясе искә килә. Ялтада туа бит анда бу хикәяне язу теләге.

1898 ел. Ялта. Менә әкрен генә Анна Сергеевна фон Дидерис этен җитәкләп уза. Ә Дмитрий Дмитриевич Гуров аны күзли. 2015 ел. Бүген дә шул ук хәл. Әллә Чеховка тугрылык саклыйлар микән. Аннан гел купальниклы халык шәһәр буйлап йөрешәләр. 1984 елда С.Шәкүровның "Гапсаттар бабайның Кырымга сәяхәте" исемле комедиясен сәхнәләштергән реж. М.Мостафин кызларны кунакханәгә купальниктан кертә. Без каршы, кем шулай йөрсен дибез. Ләкин режиссер кушкач керәбез. Йөриләр икән бит анда, йөриләр.

Соңгы көнне 11 нче сентябрь тантананы ябу кичәсе. Зәвык белән бизәлгән сәхнәдә бәллүр фронтоннар җемелди, мәрмәр колонналар балкый. Берәм-берәм номинацияләр әйтелә, театрлар сәхнәгә күтәрелә. Нинди күңелле мизгел. Татарстан. Минзәлә С.Өметбаев ис. театр дип игълан итүгә күзгә яшь килә. Әйе, бу без. Кадерле өлкән артистларыбыз нык итеп нигез ташларын салып калдырган, традицияләргә бай булган театр артистлары. "Самими хисләр һәм жанр чисталыгы" дигән номинациядә диплом белән бүләкләнеп бәллүр фронтонны алгач кул чабуларга ямь өстәп зур букетлар күтәреп җырчы Гөлзада Сәфиуллина белән Филисә Арсланованың сәхнәгә күтәрелүе, коллективны котлаулары халыкка да тәэсир итте. Тагын да көчлерәк кул чаба башладылар. Нинди бәхетле без. Диңгез суында коенып, Кырым кояшында кызынып тәннәргә яңа көч җыйган артистлар юлга кузгала.

Ашыгыйк, кайтышлый Мамай курганына да кагыласы бар. Җиңү бәйрәмнәрендә үзебез җанландырган бу һәйкәлләр белән күрешмичә китү дөрес булмас. Иртүк курган га килеп баш идек. Безгә җиңү яулап һәлак булганнарга дога кылдык. Онытылмасын үткәннәр. Гел искә төшеп, сагайтып торсын хәзерге җансыз бәндәләрне. Хәтер яңарту яхшы фал.

Юлчының юлда булуы хәерле. Кузгалабыз. Юл читендә сары чәчәкләр шәйләнә башлады. Урра, үзебезнең Татарстаныбызга якынлашабыз.

Табигать ямьләнде, күңелләр күтәрелде, арулар онытылды. Безнең Татарстанга, Минзәләбезгә җиткән җирләр юк икән. Бигрәк камил, бигрәк күркәм үз илебез.

Чит җирләргә гыйбрәт алырга гына чыгылсын. Үзебезнең туган җиребездә куанышып яшәргә язсын.

"Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да"

57 сәгать дигәндә Минзәлә театрының Кырымга сәяхәте тәмамланды. Яңа фестивальләр, уңышлы сәфәрләр телим, коллегалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев