Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Әлфия Бәдриеваның Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган иҗат җимеше

Якынлашып килүче истәлекле дата - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Минзәлә" мәгълүмати мөхәррият үзәге каршында эшләп килүче "Сибелә чәчәк" әдәби-иҗат берләшмәсе иҗади конкурс игълан итә: Иленә тугры халкым Исәннәрнең иминлеген саклый Бакчаларда кошлар тавышы. Якты киләчәккә өмет өстәп, Ишетелә яшьләр көлеше. Чишмә сыман, челтер-челтер килеп, Бала-чага уйный, шаяра. Шушы сихри...

Якынлашып килүче истәлекле дата - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Минзәлә" мәгълүмати мөхәррият үзәге каршында эшләп килүче "Сибелә чәчәк" әдәби-иҗат берләшмәсе иҗади конкурс игълан итә:

Иленә тугры халкым

Исәннәрнең иминлеген саклый

Бакчаларда кошлар тавышы.

Якты киләчәккә өмет өстәп,

Ишетелә яшьләр көлеше.

Чишмә сыман, челтер-челтер килеп,

Бала-чага уйный, шаяра.

Шушы сихри тынычлыкны күреп,

Кояш күктән карап соклана...

41 нең таңы атты беркөн,

Өметләрнең кисеп канатын.

Балаларның шат тавышын күмде

Сугышларның ачы газабы.

Кара болыт, кара кайгы булып,

Әниләрнең чәчен агартты.

Яшь кызларның алсу битләрен дә

Көтү сагышлары агартты.

Кем уйлаган, бер дә көтмәгәндә,

Шундый авыр кайгы киләсен.

Мондый вакытларда

Кая барырга, нишләргә дә белмәссең...

Баш имәде, бирешмәде халкым,

Корал итте корыч сүзен, антын:

"Мин ирекле, тормыш яратучан,

Туган илемә мәңге тугры җаным!"

Сүздә торып, җиңеп вәхшилекне,

Янган басуларда иген үстерде.

Җимерелеп беткән шәһәрләрне

Гөлгә күмеп, көлдән күтәрде.

Илебезнең иминлеген данлый

Бакчаларда кошлар тавышы.

Якты киләчәккә өмет өстәп,

Ишетелә яшьләр көлеше.

Әлфия Бәдриева, 7 сыйныф, гимназия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев