Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Өметле яшь артистыбыз – Рөстәм Зиннуров

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына узган сезонда аяк баскан егетләр-кызлар тамашачы күңеленә үз сукмакларын сала башлады. Бүгенге әңгәмәдәшем "Морозко" яңа ел әкиятендә Убырлы карчык образы белән танылып киткән өметле яшь артистларыбызның берсе - Рөстәм Зиннуров. - Туган җирең, гаиләң турында берничә сүз әйтеп кит әле, Рөстәм. -...

Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына узган сезонда аяк баскан егетләр-кызлар тамашачы күңеленә үз сукмакларын сала башлады. Бүгенге әңгәмәдәшем "Морозко" яңа ел әкиятендә Убырлы карчык образы белән танылып киткән өметле яшь артистларыбызның берсе - Рөстәм Зиннуров.

- Туган җирең, гаиләң турында берничә сүз әйтеп кит әле, Рөстәм.

- Мин Татарстанның иң матур поселокларыннан берсе-Кукмарада туып үстем. Мәһабәт таулары, итекләре, металл табак-савытлары белән дан тота Кукмара.

Гаиләбез чагыштырмача зур түгел. Әтием Илһам евроремонт ясау буенча белгеч, әнием Равия өйдә хуҗабикә, апам Динара сатучы, миннән кече энем Сәет балалар бакчасына йөри, рәссам булам дип хыяллана. 5 яшьлек Аянна (апамның кызы) да минем бик якын кешем. Зурларча фикер йөртә, миннән киңәшләр сорый ул. Апам белән икесе дә көнчыгыш биюләре белән мавыгалар. Үскәч тә мин аның дусты булып калырмын, дип уйлыйм.

- Театрга килү белән уңышларга ирешү синең өчен көтелмәгән хәл булдымы, әллә моны гадәти нәрсә дип кабул иттеңме?

- "Морозко" әкиятендәге Убырлы карчык образы көтмәгәндә Минзәләдә популярлашып китте. Интернет челтәрендә миңа яхшы сүзләр әйтүчеләргә барысына да зур рәхмәт. Дөресен әйтәм, көтелмәгән хәл иде һәм шуның белән дә шатлыгы, куанычы чиксез булды. Киләчәккә зур стимул бирде.

- Мәктәптә укыганда билгеле бер һөнәр иясе булам, шул өлкәдә эшләрмен дип үзеңә максат куйган идеңме?

- Башлангыч классларда укыганда ук дус малайларым космонавт, футболист булам дип хыялланган вакытта мин артист булам дидем. Һәм шул юлдан башка якка тайпылмадым. (елмая). Кукмара халык театры җитәкчесе Рамил абый Сәләхетдиновка үз юлымны табуда ярдәм иткәне өчен чиксез рәхмәтлемен.

- Ә иҗат кешеләре арасында берәр үрнәк шәхесең бармы?

- Джим Керри һәм Леонардо Ди Каприо. Аларның һәр образы ышандыра, үз йөзе, үз стильләре бар.

- Талант төшенчәсен син ничек аңлыйсың?

- Талант ул кешенең башкалардан аерым булган гайре табигый сыйфатлары ачылу. Монысы фән теле белән әйткәндә. Тик талантны вакытында күреп алырга, үстерергә һәм гел көч куеп баетып торырга кирәк. "Ялкау ятыр, бәхете артыр" дигән татар халык мәкале белән килешмим мин.

- Рөстәм, син кучкар йолдызлыгы астында туган егет. Кучкарларның ябык капканы да бәреп ача торган холкы бар. Сиңа ул хасмы?

- Бик кызыклы сорау. Әйе, хас, дип җавап бирәм. Үз максатыңа тырышып, тырмашып ирешергә кирәк дип аңлыйм. Бүгенге көндә мин проффесиональ театрда эшлим-ә кайчандыр хыялым гына иде. Димәк, үҗәтлегем көчле.

- Тормышта сине нәрсә рухландыра?

- Гаиләм, якыннарым. Чөнки аларның миңа өметләре зур икәнен һәрчак тоеп яшим.

- Рөстәм Зиннуров дигән өметле яшь артистка, 18 яшьлек егеткә нинди кызлар ошый икән?

- Һәркем үз идеалын эзли бит. Минем очракта ул хәлеңне аңлый торган, аралашучан, көнләшми торган зифа буйлы озын чәчле кыз. Акылың алтын икән, бигрәк күпне өмет итәсең, дисезме? Юк, хыялымдагы кызны барыбер табармын, дип уйлыйм.

- Нәрсәгә омтыласың? Киләчәккә планнарың белән уртаклаш әле.

- Тормыш - яшәешемнең мәгънәле булуына омтылам. Планнар исә наполеонча - яңа рольләр, иҗади үсештә булу. Кинога төшәсем килә, Американы күрәсем килә. Мин яшь әле, барысына да өлгерермен дип уйлыйм.

- Рәхмәт, Рөстәм, уңышлар сиңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев