Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Мөхәммәдиева Алия - "Гимназиям – туган мәктәбем"

Һәр ел саен, август башлануга, Минем күңелем нидер юксына. Әллә нәрсә җитми, соңрак аңлыйм: Мәктәбемә йөрәк талпына! Ерактан ук үзенә тартып тора, Белдем инде сагыну сәбәбен. Көз җитүгә янә җыя безне Өр-яңа, зур туган мәктәбем. Иркен, матур сыйныф бүлмәләре, Сыйныфташлар, дуслар янымда! Ак күңелле һәрбер мөгаллимгә Рәхмәт яши минем җанымда!...

Һәр ел саен, август башлануга,

Минем күңелем нидер юксына.

Әллә нәрсә җитми, соңрак аңлыйм:

Мәктәбемә йөрәк талпына!

Ерактан ук үзенә тартып тора,

Белдем инде сагыну сәбәбен.

Көз җитүгә янә җыя безне

Өр-яңа, зур туган мәктәбем.

Иркен, матур сыйныф бүлмәләре,

Сыйныфташлар, дуслар янымда!

Ак күңелле һәрбер мөгаллимгә

Рәхмәт яши минем җанымда!

Җылы нурлар бөркеләдер аннан,

Тәртипледер һәрбер баласы.

Барам сиңа,очып, гимназиям,

Килә синдә белем аласым!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев