Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Миндә ике мин

Фестивль кысаларында Минзәлә театры сәхнәсендә бүген ике коллектив-Аю һәм Бикбау мәдәният йортлары каршындагы үзешчән артистлары-үз иҗат җимешләрен күрсәтте.

Аю үзешчәннәре драмага алынганнар, темасы актуаль-Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Сугыш бетеп егерме елдан соң автобус көтеп торганда өметләнеп солдат көткән ана һәм толларның кичерешләрен тамашачыга җиткерделәр үзешчәннәр..
Бикбау театры, исә, үзен өф-өф итеп кенә торган хатынынын өнәп бетермичә эзләнгән ир маҗараларының ни белән тәмамлануын уйнадылар.
Берюлы ике коллективның ике жанрдагы спектаклен карагач һәркемдә хисләр ташкыны туадыр. Бүген кич миндә дә ике мин. Коллективларның уенына бәяне Инстаграмга куелган өзекләрдән карап бәяләгез. Ә мин спектакльләрдә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне әйтәм. Гади кешенең сәхнәгә чыгып, образга кереп уйнавы батырлык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев