Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә театры артистлары Рөстәм һәм Диләрә Зиннуровлар «Җиде юл чатында» сериалында уйныйлар

Фильмда уйнау - аларның балачак хыялы була.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Инде күпләребез Рөстәмне телевизор экраннары аша баручы татарча сериалда күреп сокланды. Әфәрин! Кино йолдызы мени, үзен иркен тота, кыланып уйный. Гәрчә, кино һәм театр икесе ике өлкә булса да.


Аның ни рәвешле фильмга килеп эләгү хакында без Рөстәм белән җәһәт әңгәмә оештырып алдык.

-Рөстәм, кинога төшәргә сине кем чакырды?

-Тормыш иптәшем Диләрәнең танышы безгә шушы сериалның кастингына язылырга тәкъдим итте. Без риза булдык. Диләрә кастингка барып кайтты. Ә мин эш буенча бара алмадым, видео җибәрдем. Кастинг үтеп ике ай узгач,  миңа «кастингны уздыгыз, сезгә роль бар, билгеләнгән вакытта килеп төшәсе була» дип беренче  яздылар.

-Сериал нәрсә турында? Сез анда кемне уйныйсыз?

-Сериалда вакыйгалар автостанциядә бара. Кеше язмышлары, алар белән бәйле вакыйгалар күрсәтелә. Монда мин Раилә дигән кызның элек йөргән егетен уйныйм. Мин һәркөн аның янына автостанциягә килеп, аны йөдәтеп йөри торган егет.

-Фильмда төшү теләге бар идеме?

-Бу сериалда катнашу минем өчен дебют булды. Кино, сериалда төшү хыялым тормышка ашты. Әйе, минем роль эпизодик кына, бик зур да түгел, дулкынландыргыч булса да, ләкин бу тәҗрибә миңа бик ошады. Гомумән, мин кечкенәдән үк күп кинолар карап, шуларда уйнарга хыялланып үскән кеше. Театрга да мине киноактер булу теләге алып килде. Ниһаять, миңа киноны тамашчы буларак, экран аша гына түгел, ә якыннан да күрергә, аз булса да, аның эчке кухнясында кайнарга туры килде. Кинорежиссерлар шушы бәләкәй генә рольдә дә минем сәләтемне, осталыгымны күреп алырлар һәм киләчәктә тагын төрле проектларга, фильмнарга чакырырлар дип ышанып калам.

-Диләрә кастинг уздымы соң? Сериалда ул да төштеме?

-Әйе, ул да кастингны узды. Аның да дебют булды. Бу сериалда ул да шулай ук эпизодик роль башкара. Узып баручы елда шул рәвешле икебезнең дә хыялы тормышка ашты, гаиләбез өчен уңышлы ел булды дип әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев