Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә чияләре

Минзәләгә язлар килә, Ал таңнар, ак иртәләр. Ак чәчәкле иртәләре Бәхетләргә илтәләр. Минзәлә чияләре Ак күлмәк кияр әле. Чәчәкле таңда гүзәлем "Яратам", - дияр әле. Минзәләгә җәйләр килә, Чияләре кызара. Чия алсулыгы күчә Буй җиткән яшь кызларга. Минзәлә чияләре Ал алка тагар әле. "Миңа бул", - дияргә иркәм Кыюлык табар...

Минзәләгә язлар килә,

Ал таңнар, ак иртәләр.

Ак чәчәкле иртәләре

Бәхетләргә илтәләр.

Минзәлә чияләре

Ак күлмәк кияр әле.

Чәчәкле таңда гүзәлем

"Яратам", - дияр әле.

Минзәләгә җәйләр килә,

Чияләре кызара.

Чия алсулыгы күчә

Буй җиткән яшь кызларга.

Минзәлә чияләре

Ал алка тагар әле.

"Миңа бул", - дияргә иркәм

Кыюлык табар әле.

Минзәләгә көзләр килә,

Туй белән урам тулган.

Чия шәраплары белән

Мөлдерәмә тустаган.

Минзәлә чияләре

Шәлләрен эләр әле.

Сөюгә шаһит чияләр

Бәхетләр теләр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев