Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

МИНЗӘЛӘ ӨЯЗЕНДӘ ШИҺАБЕТДИН МӘРҖАНИ ШӘКЕРТЛӘРЕ

2018 нче ел – татарнын даһи улы, мәшһүр галим һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан Мәрҗани елы дип игълан ителде.

Шушы уңайдан  республикабызда бик күп чаралар, конференцияләр  үткәрелү сәбәпле, ХХ йөз башында яшәгән һәм иҗат иткән галим, укытучы, дин әһеле, тарихчы турында китаплар, хатирәләр һәм язмалар, аның тормыш юлы белән кызыксынучылар  күбәйде. Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия колледжы студентлары буларак, безне Ш.Мәрҗанинең укытучы буларак эшчәнлеге аеруча кызыксындырды. 
Галимнең шәкертләре Пенза, Саратов, Самара, Сембер, Казан, Вятка, Уфа, Оренбург, Тубыл, Том, Петербург, Рязань, Кострома, Тамбов өлкәләрендә остазыларның традицияләрен дәвам итеп,  аның педагогик мирасын өйрәнеп, кулланып эшләгәннәр. Ш.Мәрҗәни Ташкичү авылында, Бохара һәм Сәмәркандта, соңрак Казанга кайтып, кырык ел имам булып торганда, дәрес-укыту белән мәшгуль булган. 16 яшеннән башлап, 74 яшенә кадәр аның дәрес укытуыннан бик күп кешеләр файда күргән. 
ХХ гасыр башына Минзәлә төбәге берничә районның территориясен  берләштергән зур өяз булып торган. Бу мәкаләдә без сезнең игътибарга Минзәлә өязендә туган, яшәгән, халыкка фидакарь хезмәт иткән, Мәрҗани хәзрәттән белем алган,   яхшы дәрес укыткан, файдалы берәр әсәр язган яки башкача әһәмиятле берәр эше белән танылган шәкертләрне тәкъдим итәбез. Монда язылганнар – Ш. Мәрҗани белән озак аралашкан, шәхсән аның дәресләрендә утырган, аның уку-укыту методикасы белән таныш булган кешеләр:
1.    Миңһаҗетдин бине Әбелмәгалим. Минзәлә өязенә караган Вәрәш (хәзерге Мөслим районы) исемле авылдан. Мәрҗани мәдрәсәсендә озак вакытлар торган. Мәдрәсәдән чыккач, яхшы гына дәрес укыткан, шул якнын алдынгы галимнәреннән булып, яхшы гына тормыш иткән. Туйгилде авылында имам, мөдәррис һәм ахун булган. Вакытында ин яхшы укытучы, туры фикерле шәхес булуы белән танылган.
2.    Хөснетдин бине Сираҗетдин. Мәрҗани мәдрәсәсендә укып, озак вакытлар мәдрәсәдә хәлфә булып торган. Аннан сон, Минзәлә өязе Тәкермән (хәзерге Минзәлә районы) авылына имам булып, тырышлык белән дәрес укыткан. Тирә-юньдә яхшы хезмәт итүче шәкертләре байтак булуы белән билгеле шәхес.
3.    Миргаләветдин бине Әбделмәгалим. Минзәлә өязе Вәрәш авылыннан булып, алда язылган Минһаҗетдиннең туганы. Мәрҗани мәдрәсәсендә укып, озак вакытлар хәлфә булып торган. Дөньяви белемнәрдән яхшы мәгълүматлы, укырга ихласлыгы булганга, анын дәресләреннән күп шәкерт файда алган. Мәдрәсәдә «Миргали хәлфә» дип танылган булган. Аннан сон Минзәлә өязе Мәллә Тамакта (хәзерге Мөслим районы)  имам булып торган. Күп китаплар язган. Үз мәдрәсәсендә укытуны тиешле дәрәҗәгә җиткереп әшләргә тырышкан.
4.    Хафиз бине Шаһиморат. Мәрҗани мәдрәсәсенең алдынгы шәкертләреннән саналган. Төрек матбугаты белән кызыксынган. Мәдрәсәдә математика дәресләре алып барган. Сонрак Минзәлә ягында Кормаш (хәзерге Актаныш районы) авылында имам булып, тырышып укытырга керешкән. Үзенең шәкертләренә авыл халкы өчен әһәмиятле булган һөнәрләрне өйрәтеп калдырган. Мәдрәсә тәртипләрен саклауга зур игътибар биргән.
5.    Кәшшафетдин бине Шаһимәрдан. Минзәлә өязе Сөлек (хәзерге Сарман районы) авылыннан. 1883-1892 нче елларда Мәрҗани мәдрәсәсендә тырышып укыган. Мәрҗани аңа «Хизамәтел-хәуаши» исемле зур әсәрен төзәтеп бастырырга васыять итеп калдырган. Ул бу эшне җиренә җиткереп башкарып чыга. Башта үз ягында, аннары Каркаралы (Казахстанның Караганда өлкәсе) шәһәренә барып, мөгаллим һәм имам булган, казах акыны булып танылган. Казах телендә язган 100 дән артык әсәре бар. Күбесе төрле әдәби кыйссалар, тарихи поэмалар, дәреслекләр һәм тәрҗемә әсәрләр.
6.    Шәйхелислам бине Хәмидулла әт-Тәкеви. 1869 елның 20 сентябрендә хәзерге Чүпрәле районы Татар Төкесе авылында морзалар нәселеннән булган гаиләдә туган. Дөрес, бу олуг затка Ш. Мәрҗанинең үзен күрергә насыйп булмый. Аның каравы, Казан мәдрәсәләренең иң камил саналган Мәрҗани мәдрәсәсендә биш ел укып (аны 1904 нче елда тәмамлый), аннары «Мәдрәсәи Госмания» дә мөгаллим булган. Сонрак Минзәлә өязе Яхшыбай (хәзерге Сарман районы) авылында имам һәм мөдәррис булып, тырышып хезмәт иткән. 1911 нче елда вафат булган. Зирәк, кыю фикерле кеше булган. «Иткан фи тәфсирел-Коръән» исемле тәфсире басылган, «Мохтәсарел-Коддури» китабын тәрҗемә иткәне билгеле. 
Гомумән алганда, Шиһабетдин Мәрҗани шәкертләре, хакыйкатьне тизрәк аңлаучан, башкалардан артыграк тугърылыкка буйсынуны сөюләре  белән аерылып торганнар. 

Шәйхәйдәрова И.,

Минзәлә ш., ДАҺБУ «Муса Җәлил исемендәге

Минзәлә педагогия колледжы”,

Җитәкчесе: Гыймадиева А.Ф.,

җәмгыять белеме фәннәре һәм тарих укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев