Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Минзәлә сәхнәсендә яңа исемнәр, талантларны күрдек

Район Мәдәният сараенда авыл үзешчәннәре барлыгы 40 номер күрсәттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Анда районның һәр төбәгеннән танылу алган иҗади коллективлар чыгыш ясады. Тоташ алганда, Мәдәният елы уңаеннан районыбызда күпкырлы чаралар билгеләнгән. Бу җәһәттән мәдәниятйортлары һәм клублар бер-берсен кабатламаска омтыла. Концертның бизәге булып фольклор ансамбльләр чыгышы торды, алар концертның...

Район Мәдәният сараенда авыл үзешчәннәре барлыгы 40 номер күрсәттеләр. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмделәр. Анда районның һәр төбәгеннән танылу алган иҗади коллективлар чыгыш ясады. Тоташ алганда, Мәдәният елы уңаеннан районыбызда күпкырлы чаралар билгеләнгән. Бу җәһәттән мәдәниятйортлары һәм клублар бер-берсен кабатламаска омтыла.

Концертның бизәге булып фольклор ансамбльләр чыгышы торды, алар концертның башында да һәм азагында да, ягъни финал өлешендә дә блоклап чыгыш ясадылар: "Мөшеге чишмәләре"(Татар Мөшегесе), "Ядкәр"(Тауасты Байлар)," Рябинушка"(Николаевка), "Мәлкәнәй"(Мәлкән), "Мари кас"(Калтак), "Рябинушка"(Воровский), "Ак калфак"(Түбән Тәкермән), Тауасты Байлардан "Минзәлә дулкыннары" халык уен кораллары ансамбле чыгышларын тамашачы җылы кабул итте. Бу иҗат коллективлары үзләренең культура дәрәҗәсен арттыра барып, мастерларча чыгыш ясадылар. Ел ачышы булып әле яңа гына оештырылган Татар Мөшегесе авылыннан халык уен кораллары ансамбле танылды. Бу ансамбльдә мәктәптә укучы биш кыз һәм өч малай бар, алар татар халык моңнарын дулкынландыргыч итеп башкардылар. Ә шушы ук ансамбльнең солисты Шамил Ханов төрле уен коралларында уйнап тамашачыларны шаккаттырды. Шулай ук бу авылның яшь артистлары конферансьелары-Рузил Гарипов һәм Самат Камалов, солиска Айсылу Саматова популяр булып киттеләр.Шәһәребездә үткән "Созвездие-Йолдызлык-2014" район турының Гала концертында уңышлы чыгыш ясаган "Алтын ай"(Тауасты Байлар) балалар бию коллективының чыгышы әйтеп үтәргә кирәк. Һәр елдагыча үзенең матур җырлары белән композитор Рөстәм Әхмәтханов, шагыйрьләр: Фәрид Миргалимов, Гүзәлия Исламова иҗатлары белән тамашачыларны әсир иттеләр. Дуэтлардан: Нуриевлар(Тулбай),Гөлназ Гәрәева, Энҗе Галиуллина( Тәкермән авыл җирлеге), Әлфия һәм Индус Әхмәтовлар(Татар Мөшегесе),Надежда Чугунова һәм Земфира Шаймуратованы (Воровский) тамашачылар зур алкышларга күмделәр. Концертта балалар арасында: Эльвина Фаррахова(Аю), Салават Гыйлаҗев(Җәмәк), зурлар арасында Кәүсәрия Шәймарданова һәм Илназ Нургалиев(икеседә Хуҗамәттән), Роза Насыйрова һәм Феликс Афанасьев(Татар Мөшегесеннән) яңа исемнәр ачыкланды.

Смотрның максаты-вокал һәм музыкаль башкару мәдәниятен саклау һәм үстерү, уен коралларын, фольклор җәүһәрләрен барлау, үзләрендә җырчы һәм башкаручы сәләтләрен гәүдәләндергән яңа талантларны ачу иде.

Авыл коллективлары арасында халык иҗатының район смотрында иҗат күтәрелеше сизелерлек дәрәҗәдә арткан. Иң яхшылар дипломантлар һәм лауреатлар булып танылдалар. Авыл мәдәният йортларын һәм авыл клубларын бал системасы буенча 20 номинациядә бәяләделәр. Бал системасы буенча бәяләгәндә иҗат фантазиясе, сәхнә осталыгы дәрәҗәсе, гаилә ансамбльләре, театраль коллектив, инструменталь, вокаль, бию, фольклор ансамбльләр булу да исәпкә алынды.

Авыл мәдәният йортлары арасында 1 урын Татар Мөшегесе һәм Тауасты Байлар, икенче урын Николаевка, өченче урын Бикбау авылы мәдәният йортына бирелде. Аю һәм Коноваловка авыл мәдәният йортлары Дипломантлар булдылар.

Авыл клублары арасында: 1 урын- Түбән Тәкермән, 2 урын- Тулбай, 3 урын Калтак авыл клубына, алар Лауреат булып танылдылар. Мияш һәм Калморза авыл клублары Дипломантлар булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев