Минзәлә
  • Рус Тат
  • Минзәлә театры Чиләбедә үткән фестивальдән диплом белән кайтты

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 24 февральдә «Ташкын» (Түнҗәр Җүҗәноглу, режиссёр Дамир Сәмерханов) спектакле белән кече формадагы спектакльләрнең «Человек театра» II Халыкара фестиваль-лабораториясе кысаларында Чиләбедә чыгыш ясады. Узган елның язында ук өметбаевлылар бу чара хакында белешеп, үз материалларын җибәреп, үзләре хакында белдергәннәр. Эксперт советында ЮНЕСКОның Театраль критиклары...

    Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры 24 февральдә «Ташкын» (Түнҗәр Җүҗәноглу, режиссёр Дамир Сәмерханов) спектакле белән кече формадагы спектакльләрнең «Человек театра» II Халыкара фестиваль-лабораториясе кысаларында Чиләбедә чыгыш ясады.

    Узган елның язында ук өметбаевлылар бу чара хакында белешеп, үз материалларын җибәреп, үзләре хакында белдергәннәр. Эксперт советында ЮНЕСКОның Театраль критиклары халыкара ассоциациясе әгъзасы Нина Мазур, Германия, Литва, Беларусь илләреннән килгән театр критиклары, аналитиклары, "Алтын битлек" милли театраль премиясе эксперты булу гына да Россиядә икенче тапкыр гына уза торган бу чараның масштабы хакында сөйлидер. (Чиләбегә Татарстаннан нибары ике коллектив чакырыла, аның икенчесе рус телендә чыгыш ясый). Әсәрне критиклар югары бәяли, моңа кадәр дүрт театр постановкасын караган критик безнең театр куйган вариантны иң яхшы дип бәяли.

    Фестивальдә катнашучылар бер-берләренең спектакльләрен карый, артистлар өчен мастер-класслар уздырыла, башка сулыш алып, тәҗрибә туплый. Коллектив фестивальдән диплом белән кайтты.

    Бүгенге көндә Бөек Ватан сугышы темасы нәфис һәм фәнни-популяр фильмнарда төрле яклап ачыла, шуның өчен дә, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашып килгән чорда Минзәлә театры бу зур вакыйгага багышланган әсәргә мөрәҗәгать итә.

    Баш режиссёр Дамир Сәмерханов Ралиф Кинҗәбаев әсәре буенча «Тилмереп дога көткәннәр» спектаклен сәхнәләштерде, күптән түгел премьера булды. Нинди спектакль ул, халык аны ничек кабул итте соң? Әсәрнең авторы - Уфада башкорт телендә нәшер ителүче сатирик «Һәнәк» журналы мөхәррире Рәлиф Кинҗәбаев премьерага үзе дә килгән иде.

    Башка пьесалардан ул шактый аерылып тора, пьесаны куюда катнашучы команда яшьләрдән тора, артистлар - труппаның яшь составы. Димәк, бу артистлар өчен беренче чиратта өлкәннәр белән бергә уйнап, тәҗрибә туплау, икенчедән, тарихка кагылып, шул чорның фаҗигасен тоеп, бүген без яши торган тыныч тормышны бүләк иткән кешеләрнең әхлакый сыйфатларын ачуга бар җанын сала дигән сүз. Шул ук вакытта нәкъ менә яшьләр үзләре кебек буынга сәхнәдән мөрәҗәгать итә. Әсәрнең сәнгати бурычы да шунда.

    Бу әсәрне төш дип атарга да була. Солдат контузия ала, аңын җуя, янына Газраил (Әхнәф Исрафилов) килә, спектакль барган шушы сәгать ярым вакыт эчендә геройның аның белән сөйләшүе күрсәтелә...

    Сугыштан аяксыз кайткан Ильясны берәү дә көтеп тормый. Хәтта газиз әнкәсе (Гөлшаһидә Салахова), ярты ел элек аның үлгән хәбәрен алып, хәерләр биргән, улының үлеме белән ризалашкан инде. Вәгъдәләшкән кызы Нурия дә (Инзилә Миңнемуллина), аны күрүгә: "Ник кайттың?!" - дип өзгәләнеп, кычкыра һәм тизрәк яныннан китә. Аны кабул итмиләр. Күчтәнәчкә бер бөтен ипи, өч күкәй күтәреп, Нурияне оныттырырга теләгән Миңгол белән Халидәнең (Рәзилә һәм Рөстәм Муллиннар) хафалануларын да бер карасаң, акларга була кебек. Налогны кем түли, заемга акча каян алабыз? Алар кызлары Нурияне инвалидка кияүгә бирергә теләми, сугышта да булмаган, оятсыз колхоз рәисе Мәхмүткә (Хафиз Хамматуллин) аткарып, биш балаларын ачлыктан йолып алырга исәпләре. Сугышның ачы михнәтләрен, бар газабын үз җилкәсендә татыган солдат бирешергә теләми. Спектакль дәвамында Газраил аның янына күп тапкырлар килә, үзе белән дәшә, әмма ул: "Юк, мин яшәргә телим!" - дип җаваплый.

    Пьесаның сәхнәдәге чишелеше яңа һәм ул бүгенге чынбарлык белән аваздаш. Күпсанлы сюжетлар һәм геройлардан торган зур бер киңлектә эпизодик рольдә уйнау артист өчен бик катлаулы бурыч. Тәлгать (Рифат Хафизов), авыл кызлары (Гүзәл Хамматуллина, Зилия Хөсәенова), Әгъләмгә (Руслан Әхмәтҗанов) авыр йөкләмә бирелә. Аз текст белән, төп күренешләрдә катнашмыйча башкаручы тема һәм идея, шулай ук партнерлары таләп иткәнчә, тамашачыга аңлашылырга тиеш. Ул хәрәкәтләр белән чын мәгънәсендә "тулып" торырга, шул ук вакытта "юрган"ны үзенә тартырга да тиеш түгел. Шуның өчен дә спектакльдә чукрак-телсез Әгъләм образы аеруча истә кала (Руслан Әхмәтҗанов). Аз сүзләр белән дә роль ачык, талантлы, индивидуаль килеп чыкты. Үзенең игътибарлылыгы, бай актерлык фантазиясе белән персонажны яңа детальләр белән баета. Сәхнәдә бер сүз дә әйтмичә шатлана, борчыла, башкалар өчен җанын бирергә әзер торучы персонаж гәүдәләндерелә. Аның күз карашы, кул хәрәкәтләре аша тамашачы барысына да төшенә, барган вакыйга эченә "кереп" китә. Әгъләмнең дусларын сату күренеше бу образ өчен кульминация булып тора. Сюжет буенча аның ишетә дә, сөйләшә дә алуы ачыклана, ул шул "әйе" сүзен паузадан соң шулкадәр фаҗигале итеп әйтә ки, хәтта ул ялвару кебек яңгырый, аны кызганып куясың.

    Ильяс белән Тәлгатьне халык дошманы дип төрмәгә ябалар. Иреккә чыккан Ильясны көтеп торучы юк - Һәдия (Чулпан Бәдретдинова) эчеп үлгән. Сугыш ветераннарына хөрмәт, ихтирам белән карау түгел, яшьләрдән киресенчә, гаепләү сүзләре дә ишетә Ильяс. "Сезнең җиңү кирәк түгел иде", - диләр. Юк, мондый тормышта яшисе килми егетнең, ул Газраилдән җанын алуын сорый...

    Кызганычка каршы, XXI гасыр яхшылык белән яманлык арасындагы чикне юкка чыгара, халкыбызның фашизмны җиңүенең әһәмиятен һәм бөеклеген шик астына куя. Рәхимсез сугышның һәр гаиләгә китергән ачы кайгысын белә торып хәтердән җуйдырырга тырыша. "Сезнең кебекләр белән дөнья тулган, бөтен җиргә чиратсыз керәсез, фатир, шифаханә - барысы да бушлай. Кайчан инде үлеп бетәсез?!" - ди милиционер. Аның мондый сүзләреннән телсез калган солдат-ветеран мондый рәхимсезлеккә кем өйрәтте?! - дип өзгәләнә. - Немецлар җиңсә, без ничек яшәр идек? - дигән фраза да яңгырый милиционер авызыннан...

    Контузия алган, аягын югалткан Ильясның (Ленар Миңнемуллин) фаҗигасен тамашачыны ышандырырлык итеп уйнау (кем бу халәттә булып караган!), солдатның кичерешләрен ачып салу никадәр хезмәт таләп итә. Финалда аның: "Я Хода, мине ярлыка, тилмереп дога көткәннәрне ярлыка!" - дип ачыргаланып кычкыруы күңелләрне актара.

    Спектакль әле беренче тапкыр гына куелды, режиссер әйтүенчә, бәлки аның финалы да үзгәрер. Әмма ул "тере" килеп чыкты, аның үз "нервы" бар. Кайбер спектакльләр кебек, "музей экспонаты" түгел (бу урында Дамир Самерханов "А зори здесь тихие" әсәренә еш мөрәҗәгать итүчеләрне тәнкыйтьләп алды). Спектакльдә тавыш, шомлы музыка урынлы булды, актерларга уйнарга, тойгыларын тамашачыга җиткерергә ярдәм итте, гомуми атмосфера тудыруга зур өлеш кертте. Артистлар кеше кичерешләрен, холыкларын нечкә итеп, ышандырырлык һәм акланырлык итеп сурәтли белделәр.

    Спектакльнең бизәлешенә килгәндә, монда да яңалык кертелгән, өметбаевлылар әле бер генә Татарстан театры да кулланмаган технология керткәннәр - артык планда, габардин тукымада төрле утлар ярдәмендә пространствоны үзгәртеп тору, әйтик, таң ату, сугыш күренешләрен сурәтләү һ. б.лар мөмкин. Бу бер үк вакытта театрның матди-техник базасын яңарту да булып тора.

    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: