Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Минзәләләр яз турында язалар

Гөлсинә Фәсхетдинова, Бикбау Сирень чәчәкләре Ак сирень лә, ал сирень дип Күпме җырлар инде җырланган. Сирень чәчәгедәй күзләреңне сагынып Маңгайларда сырлар сырланган. Сирень чәчәкләре балкыганда Сине эзлим, сине сагынам. Очар кошлар кебек кыялардан Җилпи-җилпи канат кагынам. Язгы гөрләвектәй ашкынам ла. Ут чәчәге кебек кабынам. Өзгәләнәм ярсу минутларда - Сирень чәчәкләрен...

Гөлсинә Фәсхетдинова, Бикбау

Сирень чәчәкләре

Ак сирень лә, ал сирень дип

Күпме җырлар инде җырланган.

Сирень чәчәгедәй күзләреңне сагынып

Маңгайларда сырлар сырланган.

Сирень чәчәкләре балкыганда

Сине эзлим, сине сагынам.

Очар кошлар кебек кыялардан

Җилпи-җилпи канат кагынам.

Язгы гөрләвектәй ашкынам ла.

Ут чәчәге кебек кабынам.

Өзгәләнәм ярсу минутларда -

Сирень чәчәкләрен сагынам.

Сирень чәчәгедәй гомерең кыска,

Хыялый син, яшьлек кояшым.

Таңда гөрләп чәчәк атасың да,

Ә кичләрен шиңеп, коясың.

Май кичләре

Ай артыннан айлар узып,

Май айлары килде әйләнеп.

Дөрләп янган хисләр белән

Йөрәкләргә-йөрәк бәйләнеп.

Май кичләре ямьле була

Сирень чәчәк атканда,

Өфыкларны сергә күмеп

Кызарып кояш батканда.

Май кичләре тыныч, сихри

Күктә серле хыял бар сыман.

Дөрләп янган хисләр учагына

Ялгыз йөрәк шашып сусаган.

Май кичендә аяз күктә

Йолдызлар якты яна.

Таң алдыннан йолдыз сүнә,

Тик сөю мәңгегә кала.

Гүзәлия Исламова, Хуҗәмәт авылы

Тагын бер яз килде...

Җирдә яз яңара,

Яшәрә дөньясы.

Уйларның авырын

Килми гел уйлыйсы.

Әнә бит сыерчык

Сайрый гел шатланып,

Таптым мин оя, дип,

Җырлыймы мактанып.

Тургайлар сайравын

Тыңлыймын таң калып,

Кошларның җырыннан

Калыйм, дим, моң алып.

Күр әле карганы:

Сайрарга маташа,

Тик моңы чыгалмый

Үзе бер тамаша...

Яз килгән уятып

Тереклек дөньясын -

Шундый да күңелле

Яшәп гел туймассың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев