Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

“Мөшеге чишмәләре” фестивальдән җиңеп кайтты

Изге Болгар җирендә Бөтен Россия күләмендә узган "Иске Казан - түгәрәк уены" фольклор ансамбльләр фестивалендә безнең "Мөшеге чишмәләре" ансамбле өченче урынны алды. Моннан өч дистә ел элек оешкан ансамблебез эшчәнлеген туктатып торганнан соң, Индус һәм Әлфия Әхмәтовларның тырышлыгы белән яңадан торгызылды. Катнашучылар да яңа, репетруарыбыз да башкачарак. Әлбәттә, кечкенә генә...

Изге Болгар җирендә Бөтен Россия күләмендә узган "Иске Казан - түгәрәк уены" фольклор ансамбльләр фестивалендә безнең "Мөшеге чишмәләре" ансамбле өченче урынны алды.

Моннан өч дистә ел элек оешкан ансамблебез эшчәнлеген туктатып торганнан соң, Индус һәм Әлфия Әхмәтовларның тырышлыгы белән яңадан торгызылды. Катнашучылар да яңа, репетруарыбыз да башкачарак. Әлбәттә, кечкенә генә авылда оешкан ансамбльнең шундый мәртәбәле фестивальдә 3 нче урын алуы - зур казаныш. Әзерлек ничек башланды соң?

Әлеге фестивальнең беренче туры Менделеевск шәһәрендә узды. Республикабызның алты районыннан килгән бик көчле фольклор ансамбльләр арасында безне дә күреп алдылар. "Менә Минзәлә үзенең "кыдыл бодавы"н тапкан". Шушы тылсымлы җөмлә безгә Татарстан күләмендә узачак икенче турда катнашу мөмкинлеге бирде.

Биектау районының Иске Шәпше авылында узган фестиваль үзенчәлекле узды. Ә без - "Мөшеге чишмәләре" исә 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Димәк, без Изге Болгар җирендә узачак фестивальгә барачакбыз! Күзләрдән яшь китерерлек бу шатлыклы хәбәрдән алган кичерешләр, күңел халәте шәхсән үземә һәм Вәсимә Мостаевага яхшы таныш, чөнки бу юллардан без икенче тапкыр узабыз. Моннан 30 еллар элек без Бөтенсоюз фольклор ансамльләренең иҗат фестивалендә катнашып, лауреат һәм халык ансамбле исеменә лаек булган идек.

Изге Болгар җирендә көне буе халкыбызның борынгы җырлары яңгырады. Һәр төбәкнең үзенә генә хас үзенчәлекле җырларын, моңлы мөнәҗәтләрен дәртле биюләр алыштырды. Без рәхәтләнеп, кинәнеп, башкаларның чыгышларын карадык, үзебезне дә күрсәттек. Изге Болгар җирендә "Түгәрәк уен" VII Бөтенросия татар фольклоры фестивалендә дә безгә тагын уңыш елмайды - 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Чыгышларыбызны да, сәхнә киемнәрен дә бик яраттылар.

17 өлкәдән килгән 500 дән артык халыкны бернинди ыгы-зыгысыз урнаштырып, шыгрым тулы заллар җыеп уздырылган бу фестиваль күңелләрдә озак сакланыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев