Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Мөшегеләр өлкәннәрнең күңелен күрделәр

Татар Мөшегесе авылында һәр урам буйлап бәйрәм узды.

Элекке елларда Өлкәннәр көнен мәдәният йортында уздырган булсалар, быел пандемия авыруы таралу сәбәпле Халыкара өлкәннәр көнен авылның һәр урамында үткәрергә булдылар. Биредә “Әнәк” агрофирмасы Мөшеге бүлекчәсе әзерләгән пакет һәр пенсионерга өләшенде. Барысы Татар Мөшегесе авылында 67 һәм Рус Мөшегесе авылында 16 пенсионерга пакет таратылды. Пакет өләшүдә “Мөшеге чишмәләре” фольклор ансамбле әгъзалары катнашты һәм чыгыш ясады. Алар урамда җыелган авылдашларын  Өлкәннәр көне  белән кайнар тәбрикләде, бәхет, сәламәт тормыш һәм гаилә бәхете теләде. Өлкәннәр ансамбль белән бергә җырладылар, биеделәр, күңел ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X