Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Мөслимә Гайниева - "Төшләремә ник кермисең, әнкәй?"

Төшләремә ник кермисең, әнкәй? Белэсеңме, минем көткәнне. Беләсеңме, сине көтеп ятып Сулышларым кысылып беткәнне. Төшләремә ник кермисең,әнкәй? Бәбкәләрең белән бергәләп. Синен юклык үзәкләрне өзә Бәгъремне ала телгәләп. Төшләремә бер кер әле, әнкәй, Сөйләшербез телләр арганчы. Тормыш юлың мәшәкатьле булды Фани дөнья бит ул ялганчы. Кер әле син, әнкәй, төшләремә Камырыңны...

Төшләремә ник кермисең, әнкәй?

Белэсеңме, минем көткәнне.

Беләсеңме, сине көтеп ятып

Сулышларым кысылып беткәнне.

Төшләремә ник кермисең,әнкәй?

Бәбкәләрең белән бергәләп.

Синен юклык үзәкләрне өзә

Бәгъремне ала телгәләп.

Төшләремә бер кер әле, әнкәй,

Сөйләшербез телләр арганчы.

Тормыш юлың мәшәкатьле булды

Фани дөнья бит ул ялганчы.

Кер әле син, әнкәй, төшләремә

Камырыңны кулдан юмыйча.

Төннәреңдә килеп күрен,әнкәй,

Һич озакка гына сузмыйча.

Төшләремә бер кер әле, әнкәй,

Рәхәтләнеп китеп гөрләшик.

Оныкларын, әнә, чабып йөри,

Шулар белән бераз серләшик.

Төшләремә бер кер әле,әнкәй,

Искә төшереп сабый чагымны.

Яланаяк суда чабып йөргән

Үләннәрне шундый сагындым.

Төшләремә бер кер дә син,әнкәй

Очрашыйк ла әле бишәүләп.

Бозау арканлаган яланнарда

Җитәкләшеп йөрик җәяүләп.

Әнкәйләрне күпме сагынсак та

Төшне генә калды сөйләргә.

Үлгәннәргә һич тә барып булмый

Исән чакта кирәк көйләргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев