Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Мөслимә Гайниеваның чираттагы шигырен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез

Тулбай авылы кызы Мөслимә Гайниева Күзкәй урта мәктәбен, Алабуга культура-агарту училищесының театраль бүлеген, соңыннан читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театраль факультетын тәмамлый. Менә инде 28 ел ул Тауасты Байлар мәдәният йорты мөдире булып эшли. Мөслимә Гайниева озак еллар дәвамында "Минзәлә" район газетасы белән хезмәттәшлек итә. Аның чираттагы...

Тулбай авылы кызы Мөслимә Гайниева Күзкәй урта мәктәбен, Алабуга культура-агарту училищесының театраль бүлеген, соңыннан читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театраль факультетын тәмамлый. Менә инде 28 ел ул Тауасты Байлар мәдәният йорты мөдире булып эшли. Мөслимә Гайниева озак еллар дәвамында "Минзәлә" район газетасы белән хезмәттәшлек итә. Аның чираттагы шигырен укучыларыбыз игътибарына тәкъдим итәбез.

Ак бураннар.

Ак бураннар очраштырган иде

Күмеп җанны ап-ак уйларга.

Ничә кышның бураннары үтте,

Истәлегем кала елларда.

Ак бураннар китерде бит сине.

Телсезлектән калып чарасыз,

Бер сүз әйтә алмый карап тордым:

Шатлыкларым иде чамасыз.

Ак бураннар,әйдә, мең кат яусын

Аклыкларга төреп күңелем.

Сиңа дигән дөньям үзгә бит ул,

Кочагыңа кереп күмелим.

Ак бураннар котырынган чакта

Тагын килдем менә, күрәсең,

Сагыныплар килдем әле сиңа,

Кайнарлыгың миңа бирәсең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев