Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Әни тальян гармун уйный

Әни тальян гармун уйный. Сихри аһәң били өй өчен. Күрешүләр хөрмәтенә Көй чыгарган куеп бар көчен! Гармун моңын җил кабатлый, Ни генә юк әнкәм кәендә Бер кайгым да калмый, бетә, Аяк бассам туган өемә. Өйдә көтә сабый чагым, Елмаялар мәктәп еллары, Туган ягым бүләк итә, Җаңга якын моңлы җырларны. Елата...

Әни тальян гармун уйный.

Сихри аһәң били өй өчен.

Күрешүләр хөрмәтенә

Көй чыгарган куеп бар көчен!

Гармун моңын җил кабатлый,

Ни генә юк әнкәм кәендә

Бер кайгым да калмый, бетә,

Аяк бассам туган өемә.

Өйдә көтә сабый чагым,

Елмаялар мәктәп еллары,

Туган ягым бүләк итә,

Җаңга якын моңлы җырларны.

Елата да, җырлата да -

Сихри дөнья гармун телендә,

Гармун елый, җырлый, көлә,

Җырлар туа "хисләр илендә".

Моң юлдашым юлларымда

Хисләр ташып, күзләр дымлана.

Әйтә әни юырга теләп:

-Еламачы,кызым,елама!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев