Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Нәкирә Лутфрахманова иҗаты

Нәкирә Рәхмәтулла кызы Лутфрахманова Башкортостан республикасының Илеш районы Ишкар авылында туып үсә. Ул кечкенәдән талантлы, бик җитез кыз була. Нәкирә кечкенәдән үзе җырлар чыгарып җырлап йөри торган була. Ишкар җиде еллык мәктәбен тәмамлагач, Югары Манчауда укый, 10нчы классны яхшы билгеләренә тәмамлый. Уфа статистика техникумында укып диплом алгач, юллама белән Казанга...

Нәкирә Рәхмәтулла кызы Лутфрахманова Башкортостан республикасының Илеш районы Ишкар авылында туып үсә. Ул кечкенәдән талантлы, бик җитез кыз була. Нәкирә кечкенәдән үзе җырлар чыгарып җырлап йөри торган була.

Ишкар җиде еллык мәктәбен тәмамлагач, Югары Манчауда укый, 10нчы классны яхшы билгеләренә тәмамлый. Уфа статистика техникумында укып диплом алгач, юллама белән Казанга җибәрелә, аны Калинин районына (хәзерге Актаныш районы) Пучыга эшкә җибәрәләр. Аннан соң Минзәләгә күчерәләр. Ул шулай итеп Минзәләдә яшәп кала.

Тормыш иптәше Фәһим белән ике ул үстерәләр. Илдар белән Радик - икесе дә белемле, акыллы. 4 оныклары бар: икесе мәктәптә укый, ике оныгы (Динар, Алина) академия бетереп эшлиләр.

Нәкирә җаваплы урыннарда эшли - өлкән икътисадчы, бүлек начальнигы, өлкән инженер-икътисадчы, РСФСР КРУ Минфинның Минзәлә районы буенча өлкән контролёр-ревизоры. Ул гомере буе шигырьләр яза. Тирә-юньдәгеләрне матур җырлары белән таң калдыра: авыл эшчәннәре алдында агитбригада составында бик күп тапкыр чыгыш ясарга туры килә. Яшь чагында комсомол һәм партия оешмалары сәркатибе була.

Нәкирә Рәхмәтулловна - хезмәт ветераны, бик күп мактау грамоталарына һәм бүләкләргә лаек була.

Соңгы вакытта язган шигырьләрен "Сине эзлим" һәм " Кайтып килүем" дигән исем астында китап итеп бастыра. Ул - Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты.

Шигърият сөючеләргә Нәкирә Лутфрахманованың шигырьләрен тәкдим итәбез.

Ул якта

Томанлы юлларга чыгамын,

Еракка, офыклар артына.

Болытлар өстендә каз юлы,

Күңелем шул якка тартыла.

Ул якта гомернең иң матур,

Бәхетле чаклары көтәдер,

Язмышлар җилендә тибрәнеп

Мәхәббәт зарыгып бетәдер.

Ул якта без яшьнәп кабызган

Учаклар ялкынлап янадыр.

Зәңгәрсу киңлеккә моң салып,

Чишмәләр чылтырап агадыр.

Ул якта туган йорт нигезен

Сагышлы җил сыйпап үтәдер.

Мин киткән юлларда бөгелеп,

Сыгылып, каеннар көтәдер.

Ул якта бик якын бер таныш

Гармунын сузгандай тоелды,

Шул гармун көенә кушылып,

Чыңгылдап йолдызлар коелды.

Ул таныш гармунын уйнатып,

Үзе дә моңлы җыр җырлады.

Ямансу җилләрне ул яктан

Йөрәкне нык кысып тыңладым.

Җыр тыңлап барганда ул якка

Ак томан эчендә каламын,

Язмышым болыты күк төстә,

Шул болыт өстендә агамын.

Буем җитсә әгәр

Буем җитсә әгәр болытларга,

Караларын читкә куар идем.

Һәр иртәдә барыр юлларыңны

Ак болытлар белән юар идем.

Йолдызларга буем җитсә әгәр,

Берсен сиңа бүләк итәр идем.

Яннарыңда янар йолдыз булып,

Гасырларны бергә үтәр идем.

Җил капкамны шаян җилләр какса,

Әллә синме, диеп йөгреп чыгам.

Еллар үтеп тора синнән башка,

Йөрәккәем һаман ничек чыдар.

Сагышларны канат итеп кенә,

Яшьлек елларыма очар идем.

Болыннарда чапкан аткаеңны

Ефәк ялын тарап кочар идем.

Буем җитсә әгәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев