Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

“Нәүрүз”уңышлы узды

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Казанда төрки халыкларның XIV Халыкара “Нәүрүз” фестивалендә М.Башкировның Салкын Кын” спектакле белән катнашты.

К.Тинчурин исемендәге театр бинасы шыгрым тулы иде. Якташыбыз Рөстәм Маликов, язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла,шагыйрь, спектакльне татарчага тәрҗемә итүче Ркаил Зәйдулла,биюләрне сәхнәгә куйган Нурбәк Батулла,театраль тәнкыйтьчеләр, фестивальдә катнашучы элеккеге союздаш республикалардан килгән коллективлар, безнең хезмәтне карап  бәя бирделәр. Әлбәттә, куючы режиссер Сергей Потаповның һәр яңа спектакле зур кызыксыну уята, ул күпләргә мәгълүм шәхес.”Минзәлә театрын һәм шәхсән директоры Роберт Шәймәрдановны уңышларыгыз белән котлыйм! Алга атлагыз, дусларым һәм йөрәгегез һәрчак ачык булсын!”, дип язды Сергей Станиславович котлау хәбәрендә.

“Бүген ”Салкын Кын” спектаклен карадым. Инде бер яктылык та калмады, дип ачынганда шушындый гүзәл нәрсә белән очрашасың! Театр күз алдында җанлана, яңа формалар, идеяләр табыла. Миңа, фотограф буларак, сәхнәдә идеаль композицияне күрү зур шатлык булды”, дип ташкындай эмоцияләре белән социаль челтәрләрдә Рамил Галиев уртаклашты.

“Тәме бик озакка бара торган спектакль”, “Казанга елга бер генә килүегез аз” – һәм башка бик күп уңай фикерләрен белдерде тамашачыларыбыз.

 

Нурсибә Адиева,

театрның әдәби бүлеге мөдире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев