Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Нуруллина Гөлназ - "Хезмәт бәхетле итә"

Хезмәт барда - хөрмәт барын Мәкалендә әйткән халык. Балаларын тәрбияли Шул мәкальдән үрнәк алып. Тырыш, сабыр һәм дә үҗәт Була ул хезмәт кешесе. Эштән башка тормышын да Күрми һич анын ишесе. Үрнәк алырлык кешеләр Арабызда бик куп безнең. Минем карт бабам турында Ишеткән дә юктыр сезнең. Һашим атлы булган бабам,...

Хезмәт барда - хөрмәт барын

Мәкалендә әйткән халык.

Балаларын тәрбияли

Шул мәкальдән үрнәк алып.

Тырыш, сабыр һәм дә үҗәт

Була ул хезмәт кешесе.

Эштән башка тормышын да

Күрми һич анын ишесе.

Үрнәк алырлык кешеләр

Арабызда бик куп безнең.

Минем карт бабам турында

Ишеткән дә юктыр сезнең.

Һашим атлы булган бабам,

Дәвектә туып-үскән.

Исеме данга төрелгәнче

Бик авыр юллар үткән.

Партия кушканны үтәү

Изге бурыч санала,

Һашим кебек умартачы

Кирәк икән авылга.

Читтән торып белем ала,

Күңел сала һөнәренә.

Илле елын багышлый ул

Умартачы хезмәтенә.

Тырышлык белән, яратып,

Эшләрен алып барган.

Үзе дә, сүзе дә, беләм,

Күпләрдән хөрмәт алган.

Өстәлдә хуш исле балы

Торган көн дә табында.

Күпме хезмәт һәр тамчыда -

Тырышлык һәр адымда.

Умартачы Һашим ага -

Исеме яши һаман да.

Күпме авылдашы аңа

Рәхмәт әйтә тагын да.

Бабам сүзе һәрчак истә:

Тырыш булсын кешеләр,

Һәр җирдә бәхетен таба

Бал кортлары ишеләр.

Һөнәр сайлау җиңел түгел,

Мөһим адым һәркем өчен.

Хөрмәткә ирешим, дисәң,

Хезмәткә куй барлык көчең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев