Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Р. Халиуллина – сугыш баласы

Сугыш баласы Иң бәхетсез чорда туганбыз без - Утызынчы ел балалары. Әтиләре киттеләр сугышка, Кырда тир түкте аналары. Тишелеп кенә чыккан гөлләр кебек, Яшь сабыйлар, ачка тилмердек. Иркәләнеп уйнап үсәр чакта Дөнья куып иртә өлгердек. Сабый кыз балалар әниләре өчен Өйдәге һәр эшне башкарды, Җиде яшьлек сабый малайлар да Атлар...

Сугыш баласы

Иң бәхетсез чорда туганбыз без -

Утызынчы ел балалары.

Әтиләре киттеләр сугышка,

Кырда тир түкте аналары.

Тишелеп кенә чыккан гөлләр кебек,

Яшь сабыйлар, ачка тилмердек.

Иркәләнеп уйнап үсәр чакта

Дөнья куып иртә өлгердек.

Сабый кыз балалар әниләре өчен

Өйдәге һәр эшне башкарды,

Җиде яшьлек сабый малайлар да

Атлар куып ашлык суктырды.

Лаеклы ял алу еллары да

Туры килде туксан өчләргә,

Ветеран да түгел, пенсия әз,

Авырып китсәк, безгә нишләргә.

"Бер бәхетсез гел бәхетсез", диләр -

Безгә килде менә шушы сүз.

Гомер буе түзеп өйрәнгәнсең,

Түз, замандаш, әйдә һаман түз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев