Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Расим Шәйхаттаров - Мәскәүгә керергә тырышып беттеләр

Килә немец фашистларының Тоткарланмый алга барасы, Килә аларның бик тиз генә Калабыз Мәскәүне аласы. Кызыллар армеецларыбыз Карап торалар еракларга, Без Мәскәүгә кертмәбез диеп, Ант иткәннәр илне сакларга. Уйламады әле фашистлар Алда ниләр булып бетәсен, Җиңелмәс немец армиясен Зиаратта куеп китәсен. Күрше илләрне басып кереп Танкларын данга күмделәр. Мәскәүгә керергә тырышып...

Килә немец фашистларының

Тоткарланмый алга барасы,

Килә аларның бик тиз генә

Калабыз Мәскәүне аласы.

Кызыллар армеецларыбыз

Карап торалар еракларга,

Без Мәскәүгә кертмәбез диеп,

Ант иткәннәр илне сакларга.

Уйламады әле фашистлар

Алда ниләр булып бетәсен,

Җиңелмәс немец армиясен

Зиаратта куеп китәсен.

Күрше илләрне басып кереп

Танкларын данга күмделәр.

Мәскәүгә керергә тырышып беттеләр,

Шунда алар янып үлделәр.

Сталинградка барып керделәр:

"Мәскәүне әйләнеп үтәбез

Камалышта калдырабыз да,

Арт ягыннан бәреп керәбез".

Калын корычлардан эшләнгән

Пантералар һәм дә Тигрлар

Артиллериябез утыннан

Ватылдылар һәм дә яндылар.

Безнең гаскәрләрнең утыннан

Чыдый алмый артка чигенде

Янган ватылган танкларын

Калдырды да артка йөгерде.

Безнең гаскәрләр басымына

Сталинградта шул ук булды.

Маршал Паулюс армиясе

Биредәге чолганышта калды.

Англиянең премьер - министры

Гитлерга хәбәр итте:

"Җиңелмәс армиягезнең

Эчәгесен чыгардымы Россия?"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев