Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Ринас Гайфин - "Сакал-мыек кыйссасы" (юмореска)

Сигез җитеп килә, эшкә ашыгам. Кырынасы да бар. Әй, шул көнен дә, төнен дә берөзлексез тырпаеп үсә торган сакал белән мыек дигәнең! Вакыты да ашыктыра, йөрәге: "Тизрәк, тизрәк, соңга каласың!" дип леп-леп тибә... Кырынам. Шадра битемне электробитва белән аска да, өскә дә, уңга да, сулга да кыра бирәм. И-и-и, бу...

Сигез җитеп килә, эшкә ашыгам. Кырынасы да бар. Әй, шул көнен дә, төнен дә берөзлексез тырпаеп үсә торган сакал белән мыек дигәнең! Вакыты да ашыктыра, йөрәге: "Тизрәк, тизрәк, соңга каласың!" дип леп-леп тибә...

Кырынам. Шадра битемне электробитва белән аска да, өскә дә, уңга да, сулга да кыра бирәм. И-и-и, бу электробитва дигәнең, сөбханалла, тиз тимәсен, ничек шома шуа, бер генә төгеңне дә тарттырмый, ичмасам, рәхмәт яугыры!

Аха, сигез. Булды! Соңга калам, йөгерәм, очам... Эшкә!

Җиттем. Сәгать тугызынчы 15 минут. Контор ишеген ачып җибәрүем булды, болай да егетләрчә-таләпчән кызлар, авызларын колакларына кадәр ерып, көлеп тормасыннармы:

  • Карале, кара, Хәсән бүген тагын кырынмаган. Сакал-мыегыннан камчы үрерлек булган, ләбаса.

И, Ходаем, бу электробритва дигән замана машинасы. Ашыгып, бүген дә электробритва капкачын ачмыйча кырынганмыню Менә сиңа кирәк булса, мә, шайтан алгыры.....

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев