Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Рәмзия Бәдертдинова - Яңа ел кичәсе

Клуб сәхнәсендә кичә бара, Бик күп килгән халык клубка. Сәләтлеләр җырлый, бии, сөйли, Ял өләшә килгән халыкка. Кәнагәтлек ала барчысы да, Чын күңелдән бирелеп карыйлар. Балкып тора клуб сәхнәседә, Сайрар коштай матур җырлыйлар. Бик озакка сузылсада кичә, Тамашачы яратып карый. Оештыручы нәфис сүзләр сөйләп, Яңа ел кичәсен тулылый. Гармоньчысыз кичә...

Клуб сәхнәсендә кичә бара,

Бик күп килгән халык клубка.

Сәләтлеләр җырлый, бии, сөйли,

Ял өләшә килгән халыкка.

Кәнагәтлек ала барчысы да,

Чын күңелдән бирелеп карыйлар.

Балкып тора клуб сәхнәседә,

Сайрар коштай матур җырлыйлар.

Бик озакка сузылсада кичә,

Тамашачы яратып карый.

Оештыручы нәфис сүзләр сөйләп,

Яңа ел кичәсен тулылый.

Гармоньчысыз кичә була мени,

Сайрап тора гармонь телләре.

Биюләре күзне камаштыра

Талдай бөгелә нечкә билләре.

Кар кызы да Кыш бабае белән

Тотынышып кулга кулларын

Яңа елга якты теләк теләп

Биетәләр ул һәм кызларын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X