Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Рәмзия Бәдертдинованың Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап язылган иҗат җимеше

Якынлашып килүче истәлекле дата - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Минзәлә" мәгълүмати мөхәррият үзәге каршында эшләп килүче "Сибелә чәчәк" әдәби-иҗат берләшмәсе иҗади конкурс игълан итә: Җиңү Тугызынчы май Җиңү көне, Иң хөрмәтле бәйрәм санала. Туган ил дип көчен түккән ирләр Күпмесе юк безнең арада. Керсез күңел белән барып кергән Сугыш...

Якынлашып килүче истәлекле дата - Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Минзәлә" мәгълүмати мөхәррият үзәге каршында эшләп килүче "Сибелә чәчәк" әдәби-иҗат берләшмәсе иҗади конкурс игълан итә:

Җиңү

Тугызынчы май Җиңү көне,

Иң хөрмәтле бәйрәм санала.

Туган ил дип көчен түккән ирләр

Күпмесе юк безнең арада.

Керсез күңел белән барып кергән

Сугыш дигән афәт эченә.

Күпме ирләребез яраланган

Көрәшкәннәр барлык кәченә.

Сугыш кырларында ятып калган,

Күрә алмыйча сөйгән гаиләсен

Гарипләнеп күпме ирләр кайткан,

Көч куйганнар барыбыз өчен.

Якты рухларына башлар иеп,

Чын күңелдән илебез зурлый.

Алар өчен куелган һәйкәлне,

Чәчәк бәйләмнәре матурлый.

Гомер буе ветераннар өчен

Рәхмәт хисе яши күңелдә.

Мул тормышның кадерләрен белеп

Рәхәт яшик булган гомердә.

Рәмзия Бәдертдинова, Тауасты Байлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X