Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Рәмзия Сибгатуллина - "Әткәм белән әнкәмә!"

Шигыремне багышлыйм мин Әткәм белән газиз әнкәмә! Рәхмәтле мин, чиксез рәхмәтле Җир йөзенә мине биргәнгә! Бәхетле мин бу тормышта Туганнарым исән булганга, Сөенеп яшим мин әле дә, Туган йортта утлар янганга. Рәхмәтле мин бер Ходайга Кавыштырган әткәм-әнкәмне, Тик бирмәгән картлыгында Озын-озак тигез гомерне. Шатланып мин кайтам әле, Туган йортка, туган...

Шигыремне багышлыйм мин

Әткәм белән газиз әнкәмә!

Рәхмәтле мин, чиксез рәхмәтле

Җир йөзенә мине биргәнгә!

Бәхетле мин бу тормышта

Туганнарым исән булганга,

Сөенеп яшим мин әле дә,

Туган йортта утлар янганга.

Рәхмәтле мин бер Ходайга

Кавыштырган әткәм-әнкәмне,

Тик бирмәгән картлыгында

Озын-озак тигез гомерне.

Шатланып мин кайтам әле,

Туган йортка, туган нигезгә.

Капка ачык, өебез нурлы

Әнкәебез исән-имингә.

Гүр иясе булсаң да син -

Рәхмәт укыйм газиз әткәйгә.

Дога булып барса иде

Җомгаларда биргән хәергә.

Кабере киң, нурлы булсын

Әткәм яткан тар бер кабернең

әнкәебез исән булсын,

Бар теләгем бүген - шул минем!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев