Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Рәсим Шәйхаттаров - Яңа ел теләкләре

Ел да көтәбез Яңа ел, Ел да көтәбез сине. Сөенечле еллар гына Сөендерә бит безне. Тутырганда Кыш бабайның Капчыгын син дә тотыш. Кешеләргә эшләр булсын, Һәр тармак бирсен табыш. Кыш бабайның капчыгына Фәкыйрьлекне салмагыз. Чирләрне, кайгыларны Якын да китермәгез. Кыш бабаем, онытма син Карларның күп кирәген. Булсын кары, бураны да...

Ел да көтәбез Яңа ел,

Ел да көтәбез сине.

Сөенечле еллар гына

Сөендерә бит безне.

Тутырганда Кыш бабайның

Капчыгын син дә тотыш.

Кешеләргә эшләр булсын,

Һәр тармак бирсен табыш.

Кыш бабайның капчыгына

Фәкыйрьлекне салмагыз.

Чирләрне, кайгыларны

Якын да китермәгез.

Кыш бабаем, онытма син

Карларның күп кирәген.

Булсын кары, бураны да

Тик каралты ватмасын.

Кар юрганы калын булсын,

Йөрсен анда куяны.

Кешеләр дә рәхәт тапсын

Мылтык асып йөргәне.

Кешеләр дә ял итсеннәр

Саф һавалы кырлары

Чыршы нарат исләрендә

Суласыннар урманда.

Язын орлыклар чәчкәндә

Кирәк ләйсән яңгыры

Аннан соң да кирәк була

Шифалы яңгырлары.

Кышын каты суыкларда

Газыбыз да эшләсен

Электрлар гел дә булып

Өебезне яктыртсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев