Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Сафия Газизова - "Бирешмә!"

Абынасың, егыласың - Дөнья булгач - бары да була, Тик онытма - өмет булса, Егылгач та торып була. Тураеп бас, алга кара Көчең җыеп атлап кара. Ихтыяр һәм өмет булса, Атлап була, барып була! Ходай биргән язмыш диеп Тезләнеп тә яшәп була. Ләкин синең гомер берәү, Бер талпынып, яшьнәп кара!...

Абынасың, егыласың -

Дөнья булгач - бары да була,

Тик онытма - өмет булса,

Егылгач та торып була.

Тураеп бас, алга кара

Көчең җыеп атлап кара.

Ихтыяр һәм өмет булса,

Атлап була, барып була!

Ходай биргән язмыш диеп

Тезләнеп тә яшәп була.

Ләкин синең гомер берәү,

Бер талпынып, яшьнәп кара!

Көчем юк дип, булмый диеп,

Син егылгач ятып калма.

Алды офык нинди матур,

Торып кара, атлап кара.

Язмыш диеп - егылып калма,

Беттем диеп - ятып калма,

Офыкларга карап атла,

Әле синең барысы алда!

Ләкин, дустым, соңга калма -

Еллар чаба - гомер ага.

Еллар белән бергә атла,

Туктап калсаң - барысы кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев