Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Сафия Газизова - Кышкы кич

Зур шатлыгым бар сыман. Бар җиһанны сафландырып Йомшак, ап-ак кар яуган. Яңа ел килә җиһанга, Бар табигать сөенгән. Агачлар да бәйрәм көтеп, Ап-ак бәскә төренгән. Чыршы бәйрәменнән бигрәк, Каникулларны көтәм. Чөнки бу каникуллардан Күп нәрсә өмет итәм. Каникулда таңнан торып Мәктәпкә барасы юк. Уеннарны куеп торып Дәрес хәзерләсе юк. Укымадым,...

Зур шатлыгым бар сыман.

Бар җиһанны сафландырып

Йомшак, ап-ак кар яуган.

Яңа ел килә җиһанга,

Бар табигать сөенгән.

Агачлар да бәйрәм көтеп,

Ап-ак бәскә төренгән.

Чыршы бәйрәменнән бигрәк,

Каникулларны көтәм.

Чөнки бу каникуллардан

Күп нәрсә өмет итәм.

Каникулда таңнан торып

Мәктәпкә барасы юк.

Уеннарны куеп торып

Дәрес хәзерләсе юк.

Укымадым, авырдым дип

Апаны алдыйсы юк.

Өйгә эш бирмәделәр дип

Әтине алдыйсы юк.

Җаның теләгән кадәрле

Чаңгы шуарга була.

Йомшак карлар тәгәрәтеп,

Тауда уйнарга була.

Тик нигәдер көтеп алган

Каникуллар тиз үтә.

Гомер уен гына түгел -

Алда укулар көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X