Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Шигырьләр, җырлар язучы Раушания Титова

Раушания Гыймаева-Титова Минзәлә районының гүзәл табигате кочагына сыенып урнашкан Куян авылында Зәйнагетдин ага һәм Наилә апаларның дус-тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Алар нәселләре белән әдәбият-сәнгать дөньясына гашыйк, Ходай Тәгалә тарафыннан табигый сәләт белән бүләкләнгән. Раушания туган төбәге Минзәлә шәһәренең Вахитов исемендәге урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, медицина училищесына укырга...

Раушания Гыймаева-Титова Минзәлә районының гүзәл табигате кочагына сыенып урнашкан Куян авылында Зәйнагетдин ага һәм Наилә апаларның дус-тату гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.

Алар нәселләре белән әдәбият-сәнгать дөньясына гашыйк, Ходай Тәгалә тарафыннан табигый сәләт белән бүләкләнгән. Раушания туган төбәге Минзәлә шәһәренең Вахитов исемендәге урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, медицина училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Минзәлә район хастаханәсенең терапия бүлегендә эшли. Тормышка чыга, өч бала тәрбияләп үстерә. Озак еллар медицина училищесында, соңгы 20 елда Минзәлә педагогия көллиятендә студентларга, укытучылар коллективына медицина ярдәме күрсәтә. Моннан тыш ул үзенең моңлы тавышы белән район һәм республика тамашачыларына җырлар бүләк итә.

Тагын бер сәләте бар -шигырьләр яза. Шигырьләр язуын 70-нче елларда башлый. Аның тәүге шигырьләрен төзәткәләп, район газетасында бастыручы, остазы - якташыбыз шагыйрь Рәшит Гәрәй була. 2008 елда "Күңел бакчам шау чәчәктә әле..." дигән китабы дөнья күрде. Ике китабы тагын дөньяга чыгарга сусап ята...

2007 елдан Раушания җырлар да яза башлады. Бүгенге көндә 40ка якын җыры бар. "Сафиям", "Тик картаймый күңел", "Язмышлардан узмыш эзли торгач" җырларын яратып җырлый Раушания.

Раушания Гыймаева-Титова

Язмышлардан узмыш эзли торгач...

Тормыш сукмакларын үтәр өчен

Һәркемгә дә пар кирәк.

Нигә шулай ялгыз икән мин дип,

Ярсынып тибә йөрәк,

Парсынып тибә йөрәк.

Язмыш дәръясында чайкалганда

Агымнарга каршы тора алдым.

Айга чиштем бары серләремне

Язмышыма каршы бара алдым.

Язмышлардан узмыш эзли торгач,

Бәхетемне мин дә табармын.

Гомеремнең алтын көзләренә

Пар атларда мин дә чабармын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев