Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

Сәхия ФЕДОТОВА - Әннә, нәнә, әнием, әнкәй

Әннә, нәнә, әнием, әнкәй! Әнекәем күңелем түрендә. Бер күрергә дигән сагыш белән Искә алам сине бүген дә, Әнкәй күптән галәм күгендә. Миңа гомер биргән газиз анам, Рәхмәт сиңа барсы өчен дә. Иңнәреңнән сыйпап кочар идем Килсә әгәр минем көчемнән, Әнкәй мәңгелеккә күченгән. Кадер-хөрмәт миннән булыр иде, Әнекәем, булсаң янымда. Балам...

Әннә, нәнә, әнием, әнкәй!

Әнекәем күңелем түрендә.

Бер күрергә дигән сагыш белән

Искә алам сине бүген дә,

Әнкәй күптән галәм күгендә.

Миңа гомер биргән газиз анам,

Рәхмәт сиңа барсы өчен дә.

Иңнәреңнән сыйпап кочар идем

Килсә әгәр минем көчемнән,

Әнкәй мәңгелеккә күченгән.

Кадер-хөрмәт миннән булыр иде,

Әнекәем, булсаң янымда.

Балам диеп, мине кадерләгән

Әниемне көн дә сагынам.

Их, яшәгән булсаң тагын да.

Озын, озак яшәсеннәр икән

Әннә, нәнә, әнкәй, әниләр.

Пар куакның чәчәкләре булып

Җир йөзенә тусын бәбиләр:

Апасына сеңел-энеләр,

Абыйсына - эне-сеңелләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев