Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрында 80нче юбилей сезоны ачылды

Гадәттәгечә, тамашачыны сюрпризлар белән сөендерде театр коллективы. Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан вестибюльдә үрмә чәчәкләр белән бизәлгән парк капкасыннан (шулай дип хис итик) бинага аяк басасың. Фойеда исә бөтенләй башка дөнья - узган гасырдагы урыс мохите. Рәсәй Федерациясендә әдәбият елы уңаеннан Минзәлә театры рус классигы Ф.М. Достоевскийның "Абзыйның төше"...

Гадәттәгечә, тамашачыны сюрпризлар белән сөендерде театр коллективы. Татарстанда парклар һәм скверлар елы уңаеннан вестибюльдә үрмә чәчәкләр белән бизәлгән парк капкасыннан (шулай дип хис итик) бинага аяк басасың. Фойеда исә бөтенләй башка дөнья - узган гасырдагы урыс мохите.

Рәсәй Федерациясендә әдәбият елы уңаеннан Минзәлә театры рус классигы Ф.М. Достоевскийның "Абзыйның төше" ("Дядюшкин сон") әсәрен мистик драма буларак сәхнәләштерде. Фойеның бер өлеше Ф.М. Достоевскийга багышланган - язу өстәле, аның портреты,язу әсбаплары. Зур көзгеләр рус шәлләре белән бизәлгән. Бер почмакта ат арбасы тора. Анда салам салынган капчыклар, камыт һәм башка җигү әйберләре.Чөнки Достоевский атларны бик яраткан, азартлы кәрт уйнаучы булган, кәрт колодалары да берничә урында җәелеп ята иде. Рус самовары гөжләп тора -сарафаннар киеп алган артисткаларыбыз тамашачыларны кайнар чәй, баранкалар, кәнфитләр белән сыйлап торды.

Тантаналы өлеш ак һәм кара көчләрнең мәңгелек көрәшен сурәтләгән бию белән башланып китте. Артистка Эльмира Гәрәева язган һәм сәхнәгә куйган сценарий тамашачы күңеленә хуш килде,дип уйлыйм. Өлкән артистлар, урта буын һәм яшьләр шулай ук тематик биюләр белән чыгып бер-бер артлы сәхнә алдында баш иделәр. 79нчы узган сезон нәтиҗәләре буенча номинацияләрне театр директоры Р. Ш.Шәймәрданов тапшырды. "Дебют" номинациясендә "Шомбай" спектаклендәге Аксәет роле өчен Илдус Кәримов, "Икенче пландагы хатын -кыз роле" номинац иясендә "Йолдыз малай" спектаклендәге Ана роле өчен Гүзәл Хамматуллина, "Икенче пландагы ир-ат роле" номинациясендә "Шомбай" спектаклендәге Иләмәт роле өчен Рифат Хафизов, "Характерлы роль" номинациясендә "Шомбай" спектаклендәге Байбикә роле өчен Чулпан Бәдретдинова, "Ансамбль" номинациясендә "Морозко" спектаклендәге Настя, Дуняша һәм Үги ана рольләре өчен Зилия Хөсәенова, Эльвира Хәйретдинова,Рәзилә Муллина,"Тамашачы мәхәббәте"номинациясендә "Морозко" спектаклендәге Убырлы карчык роле өчен Рөстәм Зиннуров, "Беренче пландагы ир- ат роле" номинациясендә "Шомбай" спектаклендәге Шомбай роле өчен Ильяс Закировлар бүләкләнде.

"Иң актив тамашачы" номинациясендә педагогия колледжы укытучысы Гөлнур Гыйләҗетдинова һәм Борис Христофоровлар җиңүче дип табылды. "Театрның дуслары" номинациясендә район мәгариф бүлеге мөдире Наил Габдуллинга бүләк тапшырылды. Театрның күптәнге дусты, шәхси эшмәкәр Мәхәсим Вәлиев үзенең акчалата призларын Хафиз Хамматуллин һәм Венера Нигъмәтуллиналарга атап алып килгән.

Сәхнәдә эленгән экранда театрның ел дәвамындагы уңышлары,гастрольләре күрсәтелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев