Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Әдәбият һам сәнгать

“Созвездие- Йолдызлык-2014” фестиваленең зона туры Минзәләдә уза

"Созвездие- Йолдызлык-2014" фестиваленең район турына әзерлек быел элеккеге елларга караганда актив төстә барды. Юкка түгел, беренчедән, 2014 нче ел - Мәдәният елы булса, икенчедән, зона турының бездә узуы да зур җаваплылык өсти. 13-14 март көннәрендә район Мәдәният сараенда фестивальнең зона туры узачак, безнең район вәкилләре Актаныш, Мөслим, Әгерҗе районнарының яшь...

"Созвездие- Йолдызлык-2014" фестиваленең район турына әзерлек быел элеккеге елларга караганда актив төстә барды. Юкка түгел, беренчедән, 2014 нче ел - Мәдәният елы булса, икенчедән, зона турының бездә узуы да зур җаваплылык өсти.

13-14 март көннәрендә район Мәдәният сараенда фестивальнең зона туры узачак, безнең район вәкилләре Актаныш, Мөслим, Әгерҗе районнарының яшь талантлары белән бер сәхнәдә чыгыш ясаячак.

Бу турда катнашучыларга килгәндә, 5-7 яшьлекләр төркемендә 7 нче балалар бакчасыннан Сафина Галиуллина, Зәрия Гыйбадуллина, 5 нче бакчадан - Софья Бокова, сәнгать мәктәбеннән Софья Чибирева вокал-соло номинациясендә чыгыш ясаячаклар. Шул ук номинациядә, кечкенәләр арасында Татар Мөшегесе авылыннан Айсылу Саматова, Аюдан - Эльвина Фаррахова, 1 нче санлы мәктәптән - Юлия Усманова, сәнгать мәктәбеннән Индира Газизуллина өчен бу фестиваль беренче сәхнә мәйданчыгы булачак.

Күптөрле конкурс, фестивальләрдә катнашып, шактый тәҗрибә туплаган сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче Софья Лебедева кечкенәләр тәҗрибәсен күтәреп җибәрер кебек. Урта яшьлекләр арасында балалар сәнгать мәктәбеннән Анна Паранина, Лилия Латыйпова, Дарья Калганова, шулай ук Хуҗәмәт авылыннан Аделина Гыйльманова, өлкәннәр төркеменнән вокал-соло номинациясендә сәнгать мәктәбеннән Дарья Халдеева, педагогия көллиятеннән Дарья Гулявцева, Илнар Нурмөхәммәтов, район мәдәният йортыннан Илназ Нургалиев, Роксана Майорова, Регина Салахова үзләренең осталыкларын күрсәтәчәкләр.

Район Мәдәният сараеның "Тылсым" вокаль ансамбле чыгыш ясаячак. Хореография номинациясендә гимназиянең "Уен", сәнгать мәктәбенең "Веселушки" бию ансамбльләре иң яхшылары дип табылды.

"Конферанс" номинациясендә Татар Мөшегесе авылыннан Рузил Гарипов, Самат Камалов, Тауасты Байлар авылыннан Язилә Мусина, Нәзилә Ибраһимова, Айрат Гыймадиев шигъриятне яратуларын бик ачык күрсәттеләр.

Шулай да, кытыршы урыннарны бәян итмичә булдыра алмады район мәдәният бүлеге җитәкчесе Данир Фәхретдинов: "Гәрчә шәһәребездә ун балалар бакчасы эшләп килсә дә, фестивальдә нибары биш коллектив катнашты. Номинацияләргә килгәндә, жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисткасы, Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театры артисткасы Рәзилә Муллина сүзләренчә, конферанс жанры ачылып бетми. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә филологлар, татар теле белгечләре эшли, ә ярдәм кирәк булганда, театр артистларына мөрәҗәгать итеп була бит.

Шуны да өстәргә кирәк, фестивальдә "Видеоклип", "Җырга иң яхшы көй", "Җырга иң яхшы текст" кебек номинацияләрдә катнашу өчен бер генә заявка да булмаган. Кызганычка каршы, урта мәктәпләрдә дә, урта махсус белем бирү учреждениеләрендә дә көчле хореографлар җитми. Шуның нәтиҗәсе - уку йортларында көчле бию коллективлары юк. Районыбыз данын төрле төбәкләргә, хәтта чит илләргә кадәр җиткерүче гимназиянең "Уен" бию коллективына бу бәйгедә уңышлар телисе килә.

Дөрестән дә, мондый зур күләмле фестивальдә катнашу елдан-ел катлаулана бара. Анда катнашу өчен, шул ук вокал номинациясен генә алсак та, яшь башкаручы матур тавышка ия булу өстенә, булган тавышын дөрес кулланырга, микрофон белән эш итә белергә тиеш, яхшы фонограмма, җырны видео-клип белән, хореографик һәм театраль күренешләр белән бизәлүе дә зарур. Ә бу, әлбәттә, бик зур осталык, тырышлык, зур чыгымнар таләп итә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев